Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясеенең тулаем күләме 2018 елда 225 млрд. сумга якын булачак, бу узган елга караганда тәшкил итәчәк 4,5%ка азрак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы тармак эшчәнлегенә төп йомгаклар белән таныштырды. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 225 млрд. сумга якын була, бу узган елга караганда 4,5%ка азрак. Үсемлекчелек өчен, 2017 ел белән чагыштыргында, ел бик үк уңышлы булмады. Үсемлекләр тиешелеп чыгу чорында 20 муниципаль районда коры һава булды. Шулай да, игенчеләр тырышлыгы белән 3,9 млн. тоннаа ашлык җыеп алынды, 2,1 млн. тоннаа - шикәр чөгендере, 325 мең тоннаадан артык - яшелчәләр һәм 383 мең тоннаа (2017 елга карата 129%, +86 мең тоннаа) – майлы культуралар.
Марат Әхмәтов терлекләргә кыш чыгарга җитәрлек азык әзерләнгән булуын да әйтеп узды – 1,6 млн. тоннаа азык әзерләнгән, бер баш терлеккә 26,8 центнер туры килә. .к.ед. на условную голову скота.
Тулаем үсемлекчелек буенча, барлык бөртекле культураларны исәпкә алганда, тулаем җыем 7,3 млн. тоннаа булды, республика буенча уртача уңыш - 25,8 ц/га (2017 елда - 8,3 млн. тоннаа, уртача уңыш - - 27,7 ц/га).
Шактый юагыр күрсәткечләргә ирешүче районнар арасында Сарман (гектардан 35 центнер), Зәй (33,9), Әтнә (32,9), Балтач (30,4), Саба (29,1 ц/га) районнары.
Аның әйтүенчә, соңгы елларда яшелчә, җиләк-җимеш культураларына карата мөнәсәбәт үзгәрде. Алар хәзер 1320 га тәшкил итә, быел 110 мең тоннаа җиләк-җимеш җыелды. Киләсе елга тагын 120 га бакча утырту планлаштырыла.
Терлекчелектә, кыенлыкларга да карамастан, мәс., сөткә бәяләрнең төшүе, җитештерүдә уңай динамиканы саклап калып булды.
Барлык төр хуҗалыкларда тулаем сөт савымы 1840 мең тонна (+1,2%) булды. Татарстан – ил төбәкләре арасында Россиянең товар сөте буенча беренче урында тора.
Бер сыердан уртача савым - 5560 кг (2017 елга +113 кг).
Кош һәм терлек ите җитештерү 517 мең тонна (101,4%) тәшкил итә, шул исәптән кош ите – 221 мең тонна (102,8%).
Йомырка 1,4 млрд. данә (116%) булды. Бу республика тарихында иң яхшы күрсәткеч.
Терлекчелек буенча тулаем продукция күләме 120 млрд. сумнан артык.
Республика һәм федераль финанслашу программаларына килгәндә, Марат Әхмәтов болай диде: агымдагы елда авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме 14,3 млрд. сум булды, 2017 елда бу күрсәткеч 15,8 млрд. сум иде.
Техник модернизацияләү программалары ярдәме белән 2000 бер. техника сатып алынды. Бу 100 гектарга исәпләнгән энергия куәтен 159дан 163 ат көченә җиткерү мөмкинлеген бирде. Бу программа 2019 елда да эшләячәк.
Авыл хуҗалыгы объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү буенча 5 еллык республика программасыннан 350дән артык хуҗалык файдаланды. Быел гына да бу максатларга 1,8 млрд. сум акча җибәрелде.
Татарстанда тулаем 5 ел эчендә 1438 сыер абзары, 103 яшелчә-бәрәңге саклагыч, 197 машина-трактор паркы, 128 ындыр табагы ремонтланды, 650 силос-сенаж траншеясы төзелде.
Быел 7 сөт комплексы (13,2 мең сыерга), эре мөгезле терлекләр симертү мәйданчыгы (10 мең юбашка), дуңгызчылык (24 мең башка) һәм балыкчылык (1 млн. чөгә балыгы маймычы үрчетелә) комплекслары, 150 мең тонналык элеватор, сөт эшкәртү буенча 3 комбинат (тәүлеккә 447 тонна) һәм бер ит эшкәртү клмбинаты (сменага 80 баш терлек чалына) файдалануга тапшырылды.
«Бүген республиканың агросәнәгать комплексы халыкны тулысынча диярлек үзебездә җитештерелгән, үстерелгән сыйфатлы продукция белән тәэмин итә. Идел буе федераль округының миллионлы-шәһәрләре арасында Казан күпчелек азык-төлек продуктлары буенча тотрыклы рәвештә алдынгы урыннарны биләп тора», - диде Марат Әхмәтов.