Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы эшкәртелмәгән сөткә ветеринария-санитария экспертизасын уздыру кагыйдәләрен эшләде

2019 елның 8 гыйнвары, сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы эшкәртелмәгән сөткә һәм сәнәгати әзерләнмәгән сөт продукциясенә ветеринария-санитария экспертизасын уздыру кагыйдәләрен эшләде. Тиешле боерык норматив хокукый актлар проектларының рәсми порталында урнаштырылган.

Документта хәбәр ителгәнчә, әлеге кагыйдәләр эшкәртелмәгән сыер, кәҗә, дөя, ишәк, ат сөтенә, алардан алынган эшкәртелмәгән майсыз сөткә, сөт өстенә, сәнәгати эзерләнмәгән сөт продукциясенә, аларның куллануга яраклы булуын билгеләү максатларында, ветеринария-санитария экспертизасын уздыру тәртибен билгели.

Боерык проекты нигезендә, сөтчелек фермаларында(комплексларында), шәхси хуҗалыкларда, крестьян - фермер хуҗалыкларында, шулай ук шәхси эшкуарлар хуҗалыкларында, оешмаларда һәм аларның аерымланган бүлекчәләрендә тотыла торган  хайваннардан алынган һәм базарларда сату өчен билгеләнгән, сәнәгати эшкәртелмәгән сөт продукциясе ветеринария-санитария экспертизасы узарга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International