Татарстан фермерлары «КышДаКар-фест» фестиваленә үзләренең продукциясен чыгаралар

2019 елның 5 гыйнвары, шимбә

29 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр республика башкаласының җәяүле үзәк урамнарында «КышДаКар-фест» фестивале кысаларында ярминкә эшли, анда  җирле фермерлар үзләренең продукциясен алып чыгалар.

Ярминкәләргә килүчеләр фермер хуҗалыкларының сөт продукциясен: трюфель һәм паприка белән сырлар, «Бри» сыры, шулай ук ит деликатеслары, шул исәптән казылык сатып ала алалар.

Башкала  кешеләре һәм кунаклары өчен кулдан эшләнгән төрле чыршы уенчыклары, бүләкләр, сувенирлар да сатыла.

Ярминкә шәһәр үзәгендә уза. 2 гыйнвардан 7 гыйнварга кадәр сәүдә Бауман урамында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасы артында барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International