Актаныш муниципаль районында терлекчелек тармагының 2018 елгы эшенә йомгаклар ясадылар

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Актаныш муниципаль районында  терлекчелек  тармагының 2018 елгы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәдә Актаныш муниципаль районы  башлыгы Энгель Фәттахов, районның Башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, ветеринария берләшмәсе башлыгы Илгиз Ялалов, шулай ук авыл хуҗалыгы оешмаларының баш белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре  башлыклары һәм фермерлар катнашты.

Районның Башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев катнашучыларны авыл җирлекләрендә терлекчелек тармагының 2018 елдагы эшенә анализ нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул үз чыгышында ел дәвамында терлекләрнең, шул исәптән сыерларның баш саны сакланып калуы турында ассызыклап үтте.

Аннары хуҗалыкларда терлекчелек тармагының торышы турында районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов һәм Ветеринария берләшмәсе башлыгы Илгиз Ялалов чыгыш ясадылар.

«Бу елны без уңышлы төгәлләдек. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  һәм  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең максатчан  юнәлештә эш алып  баруы нәтиҗәсендә, шулай  ук  район  хакимиятенең ярдәме белән терлекләр санын шактый  арттыруга  ирешеп булды (800 баштан артык). Сөт һәм ит сатудан табыш 3,9%ка артты», - дип билгеләп үтте районның Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы Дәниф Харисов.

Киңәшмә азагында район башлыгы Энгель Фәттахов 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча алдынгыларны бүләкләде. Терлекләрнең баш санын саклап калган һәм сыерлар санын арттырган өчен авыл җирлекләре арасында 2018 ел йомгаклары буенча акчалата сертификатлар Күҗәкә, Кәзкәй, Түке, Әтәс һәм Чалманарат авыл җирлекләре башлыкларына бирелде.

Терлекчелек тармагы эше йомгаклары буенча күчмә «Ат» символын «Чишмә» ҖЧҖ алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International