Зәй муниципаль районында чөгендер җыю комбайннарына хезмәт күрсәтү буенча үзәкләшкән ремонтлау цехы ачылды

2018 елның 29 декабре, шимбә

Зәй муниципаль районында «Агрокөч Төркемнәр» АҖенең  чөгендер  җыю комбайннарына хезмәт күрсәтү буенча  5 нче үзәкләшкән ремонтлау цехы ачылды. Аны  ачу тантанасында  Зәй муниципаль районы башлыгы   Рәзиф Кәримов, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать  Таһирҗанов,  Татарстан  Республикасы фән һәм мәгариф министры Рәфис Борһанов, инвестор, «Челтәр  компаниясе»  ААҖенең генераль директоры  Илшат Фәрдиев, «Агрокөч Төркемнәр» АҖенең  генераль директоры  урынбасары Фәнис Газетдинов һәм Зәй муниципаль районының 5 нче үзәкләшкән ремонтлау цехы җитәкчесе Илдус Мөхәммәтшин  катнашты.

Башта Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов  чыгыш  ясады,   әлеге объектның район  өчен  мөһимлеген  атап китте,  районда  өстәмә  яңа  эш  урыннары  ачылуда  да  аның  әһәмияте  зур.   Бу 2017 елның  июнендә  төзелә  башлый  һәм  2018 елның  декабренә  төзелеп  бетә. Аңа  чыгымнар 27 миллион сум  тәшкил  итә.   Ахырда    Рәзиф Кәримов төзүчеләргә  рәхмәт әйтте һәм  аларга  рәхмәт хатлары  тапшырды.  

 1620 квадрат метрлы мәйданда чөгендер  җыю  комбайннарына,  «Ропа» маркалы төяү агрегатларына һәм «Фенд» тракторларына  ремонт ясалачак . Цех  35 эш урынына исәпләнгән. Бүген  биредә слесарь-ремонтлаучылар,  мастер-наладчиклар һәм токарьлар  эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International