Татарстан вәкилләре Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннары финалында катнашалар

2019 елның 12 марты, сишәмбе

IX Бөтенроссия кышкы  авыл  спорт  уеннары  финалында  безнең республикадан  Актаныш  һәм Балтач муниципаль районнары спортчылары  катнаша.   

«Уңыш» җәмгыяте  рәисе Видади Мәхмүдов сүзләренә караганда,  Татарстан  Республикасы вәкилләре  полиатлон,    механизаторларның   төрле  көчләр сынашы  (троеборье), кебек  ярышларда  катнашачак. Полиатлонга     пневматик   винтовкадан  ату, чаңгы  ярышы һәм  көч куланулы гимнастика (аркылы  борыста  күтәрелү – ирләр, гәүдәне төшерү-күтәрү (отжимание) – хатын-кызлар) керә. Механизаторларның   төрле  көчләр сынашына  чаңгы  ярышлары,   трактор йөртү (бирелгән трасса  мәйданында  вакыт сынавына,    гараждан  чыгу, бормалы  йөрү,  борылышлар, тракторны арты  белән     гаражга  кертү, йөк  күчерү кебек  сынаулар) һәм  гирь    спорты керә. 

Исегезгә төшерәбез,    IX Бөтенроссия кышкы  авыл  спорт  уеннарының   финал  ярышлары  бу  елның  19-23 мартында  Төмән шәһәрендә уза.  Программага  тугыз  спорт  төре  буенча  ярышлар  кертелгән:    гирь   спорты, городки  спорты, чаңгы  ярышлары, полиатлон, сыер савучыларның  төрле  көчләр сынашы (троеборье),  механизаторларның  төрле  көчләр сынашы (троеборье),  спортчы  гаиләләр ярышлары,     шахмат һәм  шашка.

Авыл  спорт уеннарында агросәнәгать комплексының һәм социаль өлкәнең авыл  җирендә  даими  яшәүче  18  яшькә кадәрге хезмәткәрләре катнаша.  

IX Бөтенроссия кышкы  авыл  спорт  уеннарын Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы, Россия  Федерациясе  Спорт министрлыгы, Төмән өлкәсе  Хөкүмәте һәм “Россия уңышы” ихтыярый  спорт җәмгыяте оештыра. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International