Казанда нәтиҗәле терлекчелек уңышларына ирешү турында сөйлиячәкләр

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

15 мартта “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә    белем  бирү  учреждениесе базасында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  «Мул сөткә юл.   Нәтиҗәле  терлекчелек уңышларына ирешү» темасына    семинар узачак.  Аның  кысаларында    сыерларның  сөт  уңышына  азык  сыйфатының  йогынтысы,   эре  мөгезле  терлекләр үчретү һәм аларның сәламәтлеге, бозаулар  тууны  арттыру һәм  ветеринария  чараларының  нәтиҗәлелеге  турындагы  мәсьәләләр  каралачак.   

 Семинарда  шулай  ук  туфракны  чәчүгә әзерләү, азык  үстерү  һәм  әзерләү өчен кирәкле   техника,  катнаш  азык  әзерләү һәм азык кытлыгын компенсацияләү  турында  да  фикер алышачаклар. 

Семинарда  катнашучыларны теркәү  15 мартта 8.00 сәгать башлана,   адрес:    Казан  шәһәре,  Оренбур  тракты, 8б, 1 кат. Семинарда  барлык  теләүчеләр катнаша  ала.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International