Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелек тармагының 2 айлык эшенә йомгаклар ясады

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

12 мартта Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек тармагының 2019 елның  ике  айлык   эшенә  йомгаклар ясадылар.  Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

 Киңәшмәдә  районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ,  муниципаль районнарның нәсел хезмәте   белгечләре катнашты. 

 Киңәшмә  башында  «Терлекчелектә  аксымлы концентратлар җитештерү  һәм куллану» темасына  нотык  белән «КаМП» ҖЧҖенең катнаш  азык  заводы     коммерция    директоры    Павел Маслов чыгыш  ясады. Биредә  сүз  терлекчелек  өчен аксымлы   өстәлмәләр:   ЭПК, АКД һәм  АВМК,  җитештерү һәм аларны  куллану турында  барды.  

Аннары  Нәҗип Хаҗипов   үз чыгышында  катнашучыларның  игътибарын  ит һәм сөт, бозаулар  сакланышы,  терлекләр санын  арттыру,  шулай  ук  бюджет ресурсларын  тоту, сыерларда  маститларны һәм тояк авыруларын   профилактикалау    мәсьәләләренә юнәлтте.   

Бүгенге  көнгә  республикада  эре  мөгезле  терлекләр саны    723,8 мең  баш тәшкил итә,  шул  исәптән сыерлар   – 241,2 мең  баш.       205,1 мең  тонна  сөт  җитештерелгән     (узган  елга  карата  103%), терлек  ите  һәм кош  ите -     64,1 мең  тонна, (102%),  шул исәптән  эре  мөгезле  терлек  ите  -  15,9 мең  тонна (100%), дуңгыз  ите -  14,1 (104 %), кош  ите  -  33,8 (101 %), 53,6 мең баш   бозау  туган.

 Министр урынбасары  әйтүенчә,  эре  мөгезле  терлекләр саны  узган  ел  белән чагыштырганда    Балтач, Мамадыш, Кукмара, Әлки, Буа, Чистай,  Чүпрәле  районнарында  арткан.

Сөт җитештерү  күләмнәре  Әлмәт, Әлки, Түбән Кама,  Тукай, Нурлат, Актаныш, Саба, Балтач, Тәтеш, Кама  Тамагы  районнарында  арткан.  

Аннары  ул  эре  мөгезле  терлек  итү  җитештерү күрсәткечләренә  җентекләбрәк  тукталды.  Бу  юнәлештә  иң яхшылар  рәтендә    Мамадыш, Тукай, Саба, Актаныш, Әтнә, Сарман, Кукмара  районнары.  «Югары  табышлы беренче бозау  таналарын булдыру  өчен  тәүлеклек   артым   850-900 гр. булырга  тиеш», - диде  министр  урынбасары.

Киңәшмәгә йомгак  ясап,   Нәҗип Хаҗипов катнашучыларның  игътибарын  сөт җитештерүне кызыксындыруга,  терлекләрнең  табышлылыгын арттыруга юнәлтте һәм  муниципаль районнардагы  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  белгечләренә  субсидияләр бирү  шартларын  җентекләп өйрәнергә һәм алар  белән  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренең  җитәкчеләрен таныштырырга кушты,  шулай  ук  терлекләрнең  баш  санын киметүне булдырмау  турында  әйтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International