Казанда Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Татарстанның татар авылларыннан эшкуарларның Бөтенроссия җыены узачак

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

2019 елның  14 - 16 марттта   Казанда  Россия  Федерациясе  төбәкләренең һәм Татарстанның  татар  авылларыннан эшкуарларның Бөтенроссия җыены  узачак.

 Җыенда  Россия  Федерациясе  төбәкләреннәнг  һәм Татарстан  Республикасыннан   800ләп  кече  бизнес,  фермер хуҗалыклары, шәхси  ярдәмче хуҗалыклар  вәкилләренең  булуы  көтелә.   

Өч көнлек  программага  аралашу  мәйданчыкларының  эше,  пленар  утырыш уздыру,    мәдәни  программа, шулай  ук  эшкуарлык  эшчәнлеген  уңышлы  алып  бару  тәҗрибәсе  булган   татар  авылларына  бару  да  планлаштырыла.  

Җыенның  беренче  көнендә  катнашучылар түбәндәге  аралашу  мәйданчыкларында  4  төркемгә бүленеп  эшлиләр:  

  1. Авыл  хуҗалыгы җирләреннән  нәтиҗәле  файдалану мәсьәләләре    (ТР Фәннәр академисяея, . Бауман ур.,  20).
  2. Хуҗалык  эшчәнлеге  төрләре  (КФХ, шәхси  ярдәмче хуҗалыклар, гаилә  фермалары) (Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, Федосеев ур., 36..
  3. Авыл  хуҗалыгы җитештерүе продукциясен  эшкәртү һәм сату,    кооперация  мәсьәләләре (Казан кооператив институты,   Ершов ур.,  58).
  4. Татар  авылының  киләчәге һәм аны  үстерүгә  яшьләрне  җәлеп  итү  юллары   (IT-парк,   Петербург ур., , 52).

Икенче  көнне  эшкуарлар  Татарстан  Республикасы Мөслим районына  барачаклар, анда  алар  эшкуарлык  эшчәнлеген  уңышлы  алып  бару  тәҗрибәсе  булган   татар  авыллары белән танышачаклар.  

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  катнашында пленар утырыш       16 мартта в ГТРК «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел  ачу  комплексында узачак,  биредә  шулай  ук Россия  Федерациясе  төбәкләреннән  халык  кәсепләре   продукциясен  һәм товарларын   җитештерүчеләрнең күргәзмә-ярминкәсе  оештырыла.   

Җыенда  катрнашучылар  өчен  мәдәни  программа  каралган. Эшкуарлар  Габдулла  Тукай  ис. Татар  дәүләт   филармониясенә барачаклар,   анда  “Казан” бию  ансамбленең  «Казан хәзинәсе»   тарихи-хореографик  спектаклен  караячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International