Бүген Татарстанга Япониядән JFR Co., Ltd компаниясе генераль директоры Хироши Миязаки җитәкчелегендәге делегация килде. Игенчеләр сараенда делегация вәкилләре белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов очрашты.
Япония делегациясе составында эшлекле очрашуда шулай ук T.O World Food Japan компаниясе вәкиле Кодо Ниши, T.O World Food компаниясе һәм Okitsumo Улас Сидар компаниясе вәкиле, шулай ук Calpis компаниясе офисы Европа бүлекчәсенең азык өстәлмәләре буенча генераль директоры Нобумитцу Акаи катнаштылар.
Очрашу барышында Николай Титов кунакларны республиканың агросәнәгать комплексы белән таныштырды, Татарстанда җитештерелә торган продукцияне экспортлауны да кертеп, хезмәттәшлек итү өчен бүгенге көнгә актуаль өлкәләргә игътибар юнәлтте.
«Бергәләп, сыйфатлы, экологик чиста продукция җитештерүне тәэмин итү һәм Азия базарларына чыгару – үзара хезмәттәшлек итү өчен перспективлар юнәлешләр, – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары. – Без бу юнәлештә эшләргә әзер».
Очрашу кысаларында кошлар өчен антибиотикларсыз пребиотик азык өстәлмәләрен югарытехнологик җитештерүне локализацияләү проектын Татарстанда Calpis компаниясе тарафыннан гамәлгә ашыру, югары сыйфатлы ит җитештерү һәм аны экспортка чыгару өчен кош-корт үстерү буенча уртак предприятие булдыру, Татарстан Республикасында T.O World Food компаниясе белән берлектә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә агып төшүче суларны чистарту технологияләрен гамәлгә кертү һәм туфраксыз экологик чиста продукция (яшелчә, яфраклы һәм чәчәк культуралары) үстерү буенча теплица проектын булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашу ахырында аеруча перспектив проектлар турында сөйләштеләр һәм алга таба эшлекле мөнәсәбәтләрне җайга салу хакында фикер алыштылар.