Авыл җирлекләре башлыклары фермерларга дәүләт ярдәме алу өчен документлар тутырырга ярдәм итәргә тиешләр. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов бу көннәрдә Тәтеш районында уза торган «Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасында» сөйләде.
Татарстанда яңа эш башлаучы фермерлар “фермерлык кооперативын” төзүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 70 млн. сумган кадәр грантка дәгъва кыла алалар. Бу хакта 5 мартта «Татар-информ» МАында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф, инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Агросәнәгать паркының генераль директоры Олег Власов белән бергә “Казан” агросәнәгать паркы буйлап матбугат туры уздырды.
Ашлык сатып алуга бәйле кыенлыклар турында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы торгларда интервенция ашлыгын сатып алу мөмкинлеге булу хакында мәгълүмат җиткерде, ул бары тик эчке ихтыяҗларны тәэмин итү өчен генә сатыла.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучы гражданнарга субсидияләр бирә һәм савым сыерлары тотуга, шулай ук бер яшьтән зуррак булган кәҗәләр тотучыларга - субсидияләр, тагын савым сыерларына ветеринария хезмәтләре күрсәткән өчен субсидияләр бирә. 2019 елда бу - бердәм субсидия.
Республикада селекция уңышы буларак федераль Дәүләт реестрына кертелгән татар токымлы атлар санын арттыру буенча эшне көчәйтергә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2 мартта Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә әйтте.
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә минераль ашламалар сатып алуга максатчан бюджет акчалары бирелә. Бу акчаларны бер гектар чәчүлек мәйданына кимендә 30 кг минераль ашлама туплау турында документлар тапшырган очракта гына алырга мөмкин булачак, дип искәртә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Федерациясе Икътисад министрлыгы әзер сөт продукциясен 1 июльдән «Меркурий» электрон ветеринария сертификациясе системасына кертү турында килештеләр, моңа 2019 елның 1 ноябреннән бу системага керә торган әчетелгән сөт продукциясе әлегә керми.
Татарстан Республикасында нәсел терлекчелегенең торышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.