20 майда Чирмешән муниципаль районында җирле хакимият органнары эшендә актуаль мәсьәләләр буенча чираттагы зона семинар-киңәшмәсе узды, анда Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чистай районнарының авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Чара Лашманка авылындагы терлек чалу цехының эше белән танышудан башланды. Монда даими нигездә 12 кеше эшли. Терлек суярга фермерлар да, шәхси хуҗалыклардан да киләләр. Кооператив цехларында иттән ярымфабрикатлар әзерлиләр. Цехта якын арада тәүлеккә уртача 1 тоннага кадәр казылык әйберләре әзерләүне максат итеп куялар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау мәсьәләләре буенча республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен ачкан һәм аны уңышлы алып баручы кешеләр бар. Шундыйларның берсе - Әгерҗе районыннан КФХ башлыгы Исмәгыйлев Рамил Сәлих улы. Уд үзе инвалид була торып, 16 авылдашын эшле итә, 630 гектар җир эшкәртә, 130 баш эре мөгезле терлек тота.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында узган киңәшмәдә Министрлыкның коррупциягә каршы эш һәм аудит бүлеге башлыгы Рәсил Гыйләҗев коррупциягә каршы эшнең торышы турында мәгълүмат бирде.
18 майда "Алмакай" ат йорты территориясендә “Бәйге” ат чабышлары узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада чәчү кампаниясенең барышы һәм терлекчелек тармагын үстерү турында мәгълүмат бирде.
14 майдан 16 майга кадәр Кытай Халык Республикасының Шанхай шәһәрендә азык-төлек продуктларының һәм махсус җайланмаларның «SIAL China 2019» халыкара күргәзмәсе узды. Республиканың агросәнәгать комплексы куәтен презентацияләү максатында күргәзмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Олег Земсков булды. Эш сәфәре кысаларында министр урынбасары шулай ук берничә компания җитәкчеләре белән очрашты һәм продукция экспортлау, Татарстан агросәнәгать комплексына инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеген өйрәнде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра торган гадәттәге "Бөтенроссия кыр көне" күргәзмәсе быел 10 - 12 июльдә Ленинград өлкәсенең Пушкин шәһәрендә узачак.
16 майда Казанда «АгроНТИ – 2019» Бөтенроссия конкурсының катнашучылар шәхси катнашкан төбәк (очно) этабын ябу тантанасы узды. Ул Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Конкурс авыл мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары арасында узды. Конкурста Татарстанның 43 районыннан, Башкортостан Республикасыннан, Пермь краеннан һәм Ульян өлкәсеннән 200гә якын укучы катнашты.
Оператив белешмәләр буенча, бу техник культура 17 майга 64,3 мең гектар мәйданда чәчелгән, ә план буенча - 65,6 мең га, дип билгеләп үтте Министрлыкның игенчелк тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков. «Шикәр чөгендеренә узган ел да шундый ук мәйдан – 64,3 мең га бүленгән иде», – дип өстәде ул.