Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү өчен конкурс игълан итә.
Бүген Министрлыкта "VIII Бөтенроссия татар авылларыннан эшкуарлар җыены" делегатлары белән очрашу узды. Кунакларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов каршылады.
15 мартта “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Мул сөткә юл. Нәтиҗәле терлекчелек уңышларына ирешү» темасына семинар узачак. Аның кысаларында сыерларның сөт уңышына азык сыйфатының йогынтысы, эре мөгезле терлекләр үчретү һәм аларның сәламәтлеге, бозаулар тууны арттыру һәм ветеринария чараларының нәтиҗәлелеге турындагы мәсьәләләр каралачак.
13 мартта Мамадыш районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмаларының бухгалтерлык һәм икътисад эшчәлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча семинар узды. Чара министрның беренче урынбасары Николай Титов рәислегендә узды.
2019 елның 14 - 16 марттта Казанда Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Татарстанның татар авылларыннан эшкуарларның Бөтенроссия җыены узачак.
Татарстанда республика икътисадына зур өлеш кертә һәм дәүләт ярдәменнән файдалана торган кече хуҗалыкларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга зур игътибар бирелә.
12 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның ике айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Бүген Татарстанга Япониядән JFR Co., Ltd компаниясе генераль директоры Хироши Миязаки җитәкчелегендәге делегация килде. Игенчеләр сараенда делегация вәкилләре белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов очрашты.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Авыл территорияләрен үстерүнең комплекслы дәүләт программасы проектын эшләп бетерде. Документның паспорты рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылып чыкты.
IX Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннары финалында безнең республикадан Актаныш һәм Балтач муниципаль районнары спортчылары катнаша.