4 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексына матбугат туры оештырды. Чарада Казан федераль университетының Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе 1-4 курс студентлары һәм газеталарда, радио һәм телевидениедә эшләүче тәҗрибәле ов а Участниками мероприятия стали студенты Высшей школы журналистлар катнашты.
4 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сыра җитештерүче «EFES» ЯАҖ компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Светлогорск шәһәрендә 17 - 20 апрельдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә «Бердәм дөнья – бердәм сәламәтлек». IX Халыкара Ветеринария Конгрессы узачак.
Салкынча һава торышы торуга һәм кырларда әле кар ятуга да карамастан, кайбер районнар авыл хуҗалыгы эшләренә керештеләр инде.
Кукмара районының Вахит авылыннан Айгөл Сәмигуллина үзенең Инстаграмм битендә авыл тормышы сәхифәсен алып бара. Аңа – 26 яшь. Ире белән бергә биш бала тәрбияләргә дә, маллар асрарга да, хәләл сөт ризыклары җитештерергә дә, үз йортында башка эшләр белән шөгыльләнергә дә өлгерә ул.
3 апрельда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы «Агросәнәгать комплексында урта һәм кече бизнесны үстерү проблемалары һәм аларны хәл итү юллары» темасына лекция укыды.
Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО) Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы өчен идарә өлкәсендә кадрлар әзерләү буенча беренче магистратура программасын гамәлгә кертә. “Дөньякүләм аграр базарлар” магистратурасы, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы продукциясенең дөньякүләм базарларында илебез ихтыяҗларын нәтиҗәле гамәлгә ашырырга сәләтле югары дәрәҗәдәге белгечләр әзерләүгә юнәлдерелә. Программа Ставрополь дәүләт аграр университеты, К.А.Тимирязев ис. МАХА (МСХА) һәм Кубань дәүләт аграр университеты белән хезмәттәшлектә гамәлгә ашырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы делегациясе составында Нидерланд Корольлегенә эш сәфәре барышында күпләп-азлап сату үзгендә булды.
Район Мәдәният йортында узган чарада һәр авылдан сөт җыючылар һәм сөт тапшыручылар катнашты. Кунакларның берсенә - Лашман авылыннан Хәдичә Лотфуллинага 78 яшь. Ул гомер буе терлекләр асраган һәм бүген дә үз тормышын аннан башка күз алдына китерә алмый.
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә минераль ашламалар сатып алуга максатчан бюджет акчалары бирелә. Бу акчаларны бер гектар чәчүлек мәйданына кимендә 30 кг минераль ашлама туплау турында документлар тапшырган очракта гына алырга мөмкин булачак, дип искәртә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Әлеге ярдәм чарасын алу 2019 елның 1 маена кадәр озайтылды.