Без һәр атнада авылда үз эшен ачкан, аякларында нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче кешеләр, гаилә фермалары һәм яшь эшкуарлар турында язабыз. Шундый кешеләрнең берсе – Татарстанда онытылып бара торган бөртекле культура – борай игүне торгызучы Марат Фәсхиев.
Бу хакта 8 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов рәсилегендә узган киңәшмәдә әйтелде. Очрашуның темасы Татарстан Республикасы хуҗалыкларында сугарулы азык культураларын игүнең нәтиҗәлелеген арттыру хакында сөйләшү булды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Фаик Софиоллин, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирү өчен яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы кооперативларын конкурс буенча сайлап алуның дәвам итүен искә төшерә. Гаризалар һәм документлар 2019 елның 15 апреленә кадәр кабул ителә. Грантлар бирү тәртибе һәм документлар формалары белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Гомумән алганда, 2019 елда республика хуҗалыкларына сезонлы кыр эшләрен башкару өчен 140 мең тонналап ягулык-майлау материаллары кирәк булачак.
6 апрельдә Түбән Наратбаш мәдәният йортында КФХ башлыклары белән семинар-киңәшмә уздырылды. Чарада Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров һәм Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәнис Камартдинов катнашты.
Шимбә көнне Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәһәрләрнең башкарма комитетлары тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Продуктларны һәм товарларны республиканың Арча, Апас, Әлки, Әтнә, Балтач, Буа, Биектау, Югары Ослан, Зеленодольск, Лаеш, Кама Тамагы, Кайбыч, Мамадыш районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре җитештерүчеләре китергән. Сәүдә мәйданчыкларына авылларга йөри торган автолавкалар да килгән.
4 апрельдә Әлмәт муниципаль районының Токарликов ис. хуҗалык базасында агроконференция узды. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, крестьян - фермер хуҗалыклары башлыклары, инженерлар, агрономнар, Агрохимсервис, Россельхозцентр, Дәүләт техника күзәтчелеге, Агрохимлаборатория вәкилләре, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, журналистлар кктнашты.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның беренче урынбасары Николай Титов рәислегендә узган киңәшмәдә әйтелде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Тәлгать Таһирҗанов, Илдус Габдрахманов, Ришат Хәбипов һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Шимбә көнне, 6 апрельдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында (“Яңа Тура” сәүдә-ярминкә комплексында) иртәнге 6.00 сәгатьтә гадәттәге авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату ярминкәләре эшли башлый.
Кырлардан кар да китеп бетмәгән әле, ә Актаныш хезмәтчәннәре түземсезлек белән язгы кыр эшләрен көтәләр. Кыр хезмәтчәннәре кирәкле техниканы әзерләп куйган, квалификацияле белгечләр белән, ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителгән.