20дән артык Татарстан укучысы «Агро НТИ – 2019» Бөтенроссия конкурсы финалында катнашачак

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Авыл мәктәпләреннән  22 яшь татарстанлы    «Агро НТИ — 2019» конкурсының  финал  этабында  катнашчак.  Иң яхшылар  исемен  алу  өчен,  татарстанлылардан  тыш,  Волгоград, Кемерово, Новосибирск  һәм   Саратов өлкәләре  вәкилләре  ярышачак.     Балалар АПК өлкәсендә цифрлы    технологияләр куллану күнекмәләрен күрсәтәчәкләр һәм  роботлаштыру  буенча  биремнәрне чишәчәкләр.    Катнашучыларга  авыл  хуҗалыгы тармагының  берничә  юнәлеше  буенча  инженерлык  ярышларын  үтәргә  турычәк,  болар:    АгроМетео, АгроКосмос, АгроКоптерлар  һәм  АгроРоботлар.

Искәртеп  узабыз,  Казанда  май  аенда  конкурсның шәхсән катнашудагы   (очный) төбәк  этабы  узган  иде, ул  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә Казан  дәүләт  аграр университеты  базасында  узды.    Конкурс авыл  мәктәпләренең   5-11 сыйныф  укучылары  арасында  үткәрелде һәм аңа  Татарстанның  43 районыннан, Башкортостан Республикасыннан, Пермь  краеннан һәм   Ульян өлкәсеннән  200ләп  катнашучы  җыелды.   

Авыл  хуҗалыгында  цифрлы  технологияләр һәм  роботлаштыру кертүдә,      пилотсызлардан  файдалану,   космик һәм   метеотехнологияләр  куллануда    актуаль  проблемаларны  иң яхшы  юллар  белән  хәл  итү буенча  киеренке ярышлар  нәтиҗәсендә җиңүчеләр  ачыкданды.  Алар  арасында   Башкортостан Республикасыннан, Пермь  краеннан һәм Татарстанның түбәндәге  11 районыннан гомуми белем бирү  мәктәпләре укучылары  бар:   Алексеевск, Әлмәт, Мөслим,  Зәй, Саба, Арча, Әгерҗе, Кукмара, Сарман, Лениногорск һәм Балтач районы укучылары. 

Конкурсның  финалы   Әлмәт шәһәрендә  (29 - 31 август) һәм  Белгород шәһәрендә (5 - 6 сентябрь) узачак.   Йомгаклау  этабында  җиңүчеләр  «Алтын көз - 2019»  Россия  агросәнәгать күргәзмәсендә  махсус  мәйданчык  эшендә  катнаша  алалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International