28 майда Балтач районында машина белән сыер саву осталарының 36 нчы район конкурсы һәм эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының 12 нче район конкурсы узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Түбән Кама Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә 28 майда терлек азыгы әзерләү өчен билгеләнгән техниканы карадылар.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең торышы белән танышу максатында республиканың Тукай, Актаныш һәм Минзәлә районнарында булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен ачкан һәм аны уңышлы алып баручы кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Әлки районының Әхмәт авылыннан КФХ башлыгы Фәнис Бакиров, ул үзе өчен бизнес кына сайлап калмыйча, бик мөһим эш - татар атларын үрчетү белән шөгыльләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең торышы белән танышу максатында республиканың Тәтеш, Буа һәм Чүпрәле районнарында булды.
24 майда Татарстанның Ютазы районында машина белән сыер саву осталарының һәм эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының конкурслары узды.
Татарстан WorldSkills Russia VII Илкүләм чемпионатында беренче урынны алды. 24 майда Казан шәһәрендә «Яшь профессионалар» VII Илкүләм чемптонатының финал ярышларына йомгаклар ясалды. Татарстан гомумкоманда исәбендә беренче урынга чыкты.
"Авыл районына резина итекләрдән килергә уйлаган идем. Әмма Кайбычка килгәч, мин гаҗәпкә калдым. Бөтен җирдә чисталык, асфальт юллар, матур мәктәпләр һәм оешмалар, хәтта тротуарлар да бар, төзек авыл йортлары, бизәкле капкалар, биредә һәр кеше матур яшәргә тырышканын күрдем. Барысы да авылны үстерү өчен эшләнгәне күренеп тора. Россиядә, Татарстан - бай төбәк, диләр. Ә бит бу байлыкны халык үзе тудыра. Сезнең кырларны күреп, чын йөрәктән шатландым. Илебезнең кайбер төбәкләрендә ташландык фермалар, чәчелмәгән кырлар очрый. Ә сездә башкача. Алга таба да шулай матур, бай яшәгез. Россия үзенең төбәкләре белән көчле», - дип бәяләде Мәскәүдән Кайбыч районына һәм республикага килгән Александр Суглобов, ул 214 майда Кайбыч районында узган кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең республика киңәшмәсендә катнашты. Россиянең Фән һәм мәгариф буенча үзәк берлеге рәисе киңәшчесе Александр Суглобов киңәшмәдә кулланучылар кооперациясе системасын товарлар белән тәэмин итү юллары турында сөйләде.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү тәмамланды диярлек. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үз бизнесын үстерергә теләүчеләрне 27 – 29 майда Саба муниципаль районында уза торган «Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы»на чакыра.