Республика җитәкчелеге Буа районы кырларында бөртеклеләрне җыюның барышын бәяләде

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Буа муниципаль районында   бүген Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  һәм Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  эш  сәфәре  белән  булдылар.   Сәфәр кысаларында Буа районында   урып-җыю  барышын бәяләделәр.  

Татарстан  Президенты  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов һәм Буа районы  башлыгы     Марат  Җәббаров белән    Кыят ав. (ОАО «Кыят» ААҖ),  Адав-Толымбай ав,   Зур Фролово («Ак Барс» ХКның  «Дружба» ҖЧҖ),  Черки-Кильдураз ав. («Коммуна» ҖЧҖ),   Яңа   Чәчкаб ав.,  Югары Лашчы ав.    Кайбыч ав.  («Ак Барс» ХКның «Авангард» ҖЧҖ)  кырларында  булдылар.   

Кайбыч авылы  янындагы  «Ак Барс» ХКның «Авангард» ҖЧҖенең күпьеллык   үләннәр  кырында  районның урып-җыю кампаниясендә  катнашучы   механизаторлары,  хуҗалыклар  җитәкчеләре һәм авыл  җирлекләре  башлыклары  белән  очрашу  узды.  

Шунда ук    фермерлар,  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  тарафыннан  үстерелә  торган  азык-төлек  продукциясе  күргәзмәсе  оештырылган  иде,  болар:   бәрәңге,  кишер,  шалкан,  кабак һәм башка сезонлы  яшелчәләр.  Кунакларга  шулай  ук  көндәлек  азык-төлек  товарлары  белән    автолавка күрсәттеләр.  

Буа муниципаль районы  башлыгы  Марат Җәббаров әйтүенчә,  бөртеклеләрне   урып-җыюда  проблема юк,  барлык  техника да  эшли,  ягулык та  вакытында  китерелә.   

Искәртеп узабыз,  районда  урып-җыю  эшләре    22 июльдә башланган  иде.  Бөртекле  һәм кузаклы  культуралар мәйданы    – 50,6 мең га.  Оператив белешмәлҗәргә караганда,   13 августка   8,71 мең га суктырылган, ягъни   барлык  мәйданның  17,2%ы.    28,8 мең  тонна  ашлык  җыелган,  уртача  уңдырышлылык    - 33,1 ц/га.

Марат Җәббаров,   Татарстан  Президенты  сорауларына җавап биргәндә,    районда  терлекчелекне  үстерү  буенча да  эшләр алып барылуы  турында  әйтте.    «Районда  шулай  ук  сөт  җитештерү  күләме  дә  артып  бара. Безнең  төп  бурыч   – терлекләрнең  баш санын  саклап  калу, моның  өчен  халыкка,  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  тиешле  ярдәм  күрсәтелә», - дип билгеләп  үтте  район  башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International