Татарстан Республикасы Президенты авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән бергә Кама Тамагы районында урып-җыюның барышы белән таныштылар

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов һәм Кама Тамагы  районы  башлыгы  Наил  Вазыйхов  белән бергә    Теньки авылы,   Тукай ав. («Камская» а/ф),   Иске Барыш ав.,     Картапа ав. (ООО «А/ф «Бортас» а/ф),   Караталга ав., . Атабай ав. («Олы Кенәри» АХ ААҖ), «Красный Восток Агро»),  Кече   Бортас ав. («Бортас» а/ф ҖЧҖ), Олы Кенәри   («Олы Кенәри» ААҖ),  Баргуза ав.  Салтык ав.  ( “Кама”а/ф  ААҖ),   Кама Тамагы ш.т.п.  («А.Р. Җәләлетдинов» КФХ) кырларында  булдылар.   

Кама Тамагы  ш.т.п. янындагы  кырда  “Кама” агрофирмасы     механизаторлары,  хуҗалыклар  җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре  башлыклары  белән  очрашу  узды.   Шунда  ук  район  территориясендә  үстерелә  торган  бодай, арышның  төрле сортларыннан,  яшелчәләрдән, җиләк, “Кама виноград бакчасы”ннан (А.Р. Җәләлетдинов КФХ)  виноград,   «Император питомнигы»ннан ылыслы  үсентеләр, “Кече Мәрәтхуҗа” фермер мәйданчыгыннан  сөт  продукциясе һәм  җирле  «Камамбер» сырын җитештерүчедән француз сыры   күргәзмәсе  оештырылган  иде.  

Кама Тамагы  районы  башлыгы    Наил Вазыйхов урып-җыю  барышының  барышы  белән  таныштырды.  Урып-җыю мәйданы  районда   15,8 мең  га тәшкил  итә. Бүгенгә   1,18 мең  га суктырылган, бу  барлык  мәйданның   7,5 %ын  тәшкил  итә.    3,1 мең  тонна  шлык  җыелган, уртача  уңдырышлылык  -    26,4 ц/га.

Марат  Әхмәтов,  яңгырлы  һава  торышы  аркасында  районда  урып-җыю  җыю  эшләре  сүлпән бар,  дип  билгеләп  үтте.  

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә,  бүген  районында  урып-җыю эшләренә  һәм  терлекчелекне  үстерүгә  зур  игътибар  бирү  таләп  ителә.    Наил Вазыйхов, Татарстан  Республикасы  Президенты  сорауларына җавап биреп,  сөт  терлекчелеген, авыл  хуҗалыгы кооперациясен,  кече  хуҗалыкларны    үстерүгә юнәлдерелгән  чараларның  гамәлгә ашырылуы  турында  әйтте.     

Район активы  белән аралашу  барышында  шулай  ук  Татарстан  Республикасы  Президенты     халыкның  проблемаларын  тыңлады һәм  аларны   хәл итүне    контрольгә алды.     «Без республикада   “Поликлиника” программасын  гамәлгә кертәбез, - дип,   планннары  белән бүлеште  Рөстәм Миңнеханов, - анңы  кысаларында   тиешле җайланмалар  белән   мобиль  күчмә  пунктлар  авыл  кешеләренә  диспансеризация  үткәрәчәкләр.  

Чара    «А.Р. Җәләлетдинов» КФХсының  виноград  бакчасына  бару  белән  тәмамланды.  Азат Җәләлетдинов  виноград  бакчасын  2016 елда  үстерә  башлый, ә 2018 елда  беренче  уңышын  җыя һәм виноград  үстерү  буенча  бизнес-планын  гамәлгә ашыру  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан  1,5 млн сум  грант ота.   Нәтиҗәдә,  бүген  19  гектарда    55 ашамлык төрендә һәм  25 техник  сорт виноград  үсә.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International