Марат Әхмәтов Халыкара фәнни-җитештерү кластерын булдыру турындагы меморандумга кул куйды

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Бүген  Зеленодольск районында авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  мәсьәләләре  буенча   зона семинар-киңәшмәсе  узды, кече  хуҗалыкларны, шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХларны    үстерүгә  ярдәм  итү   мәсьәләләре  буенча  фикер алышуда  районнар  башлыклары  һәм  авыл  җирлекләре, авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары   җитәкчеләре    катнашты.   Фермерлар белән  гадәттәге  очрашу  август  аенда  бу  өченчесе  булды, беренче  икесе - Теләче  һәм Аксубай  районнарында,  йомгаклау  семинары  Тукай  районында  булачак.   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, аралашуның  бу  форматы      тәҗрибә  алмашырга  һәм  оешмаларның иң  яхшы  практикалары һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар алып  бару  тәҗрибәләре  белән  танышырга  ярдәм  итә,  дип ассызыклады.    

Моннан  тыш,  мондый  форматтагы  очрашуда  һәр катнашучы  үз  соравын  бирә яисә “урында  ук” хәл итәргә  мөмкин  булган   актуаль проблеманы  күтәрә ала, чөнки  семинарларда  профильле  министрлыклар  һәм ведомстволар  вәкилләре,  банк өлкәсе вәкилләре һәм    муниципалитетлар башлыклары  да    катнаша.  Искәртеп  узабыз,  республикада  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  буенча  зона семинар-киңәшмәләре  2010 елдан  башлап  үткәрелә.   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы депутатлары  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белән  берлектә   елга  ике  мәртәбә   фермерлар  белән  очрашалар һәм  барлыкка килә  торган  мәсьәләләр  буенча  фикер алышалар,  аннары  аларны  дәүләт ярдәме  программалары  аша  ахәл  итәләр.    Мондый  ярдәмнең  төп  нәтиҗәсе  -  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар һәм  фермерлар  гомуми авыл  хуҗалыгы  продукциясенең  яртысыннан  артыгын  (54%) җитештерәләр.      

Гадәттәгечә,  фермерлар  активы  белән  очрашу  алдыннан  чарада  катнашучылар районның  кайбер  предприятиеләрендә  булдылар һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар,  КФХлар   җитәкчеләре белән  аралаштылар.   Аерым алганда,  республика   парламенты  башлыгы   «Тат.җиләк» һәм «Җиләк  аланы - ягодная долина», И.Р. Ситдиков КФХында һәм  Б.Т. Җиһаншин КФХында,   И.Г. Мөхәммәтҗанов шәхси  ярдәмче хуҗалыгында  булды.  

«Тат.җиләк» компаниясе быел  гына  әле  җиләк  үстерә  башлаган.  Бүген  ул  инде  нык  хуҗалыклар  рәтендә.  Ул ябык грунт  шартларында    голланд  технологиясе  буенча  эшли.  Җиләк  җитештерүгә    12 млн. сум  үз    инвестицияләре  кертелгән. Беренче  ел  эш  өчен  бик  уңышлы  дип саныйлар  фермерлар,  бер  төптән     500 грамммнан 700 граммга  кадәр  җиләк җыялар.  Фаразланган  уңыш    25 тонна  булырга  тиеш.  

Булат Җиһаншин – Зеленодольск районының Олы Яки авылында  КФХ башлыгы,  кош-корт үрчетү    һәм  катнаш  азык  әзерләү  белән  шөгыльләнә.    Моннан  биш ел  элек  ул  “Гаилә терлекчелек  фермаларын  үстерү” програаммасы  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы грантын  ала.  Хәзер  фермер  хуҗалыгында   13  меңнән артык  күркә  бар.

Илнур Мөхәммәҗанов эре  мөгезле  терлекләр үрчетү,  сөт  җитештерү  белән  шөгыльләнә.  Үз фермасын  ачуга  аңа  да  кече  фермалар  төзү  программасы  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы гранты  һәм  “Авылны  социаль  үстерү” программасы  буенча   йорт төзүгә  субсидия  булыша.  Бүген   Илнур Мөхәммәҗанов хуҗалыгында   20 баш  сыер  бар. 

  Фәрит Мөхәммәтшин мондый  фермерлык,  авылдагы  эшлекле  активлык    үрнәкләренең  елдан-ел  артуын  билгеләп  үтте.   Бүген  ул  Илнур  Мадьяровның «Индюжина» агрофирмасын да  берничә  мәртәбә  искә  алып узды, ул  күркә  ите һәм продуктлары  җитештерү  буенча  Татарстан  базарында   лидер  булып  тора.   Танылган  Зеленодольск  фермеры  да  эшен  аздан  гына башлап  җибәрә.   «Республикада  җитештерелә  торган  авыл  хуҗалыгы продукциясенең  яртысыннан  артыгын  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар һәм фермерлар җитештерә, - дип  ассызыклады  республика   парламенты  башлыгы,  - безнең  бурыч  – бу    «башлангычларга»    грантлар  һәм    лизинглар  аша  ярдәм  итү».

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов сузүләренә караганда,   авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сатып  алу  бәяләренең  канәгатьләнерлек  булуы.  Шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда  сыерлар  тотуның   тагын  бер  инструменты   - пай  җирләре  өчен  аренда  түләве.   Аның  тәкъдим  ителгән хакы   -  750 сум/га. Марат  Әхмәтов  авыл  җирлекләре  башлыкларын  шул  бәядән  читләшмәскә  өндәде,  чөнки ул  Иминлек  советында  расланды.   Кооператив хәрәкәтне  үстерү  дә  перспективалы,  дип саный  Министрлык   башлыгы.  

Пленар утырыш,  гадәттәгечә, “сорау – җавап” рәвешендә  узды.  

Зона семинары  кысаларында  бүген  «Кулланма биотехнология – авыл  хуҗалыгына» халыкара  фәнни-җитештерү кластерын булдыру  турында  меморандум имзаланды.   Документ Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, Казан ветакадемиясе, «Биовектор» компаниясе, «Инновация»   белорус фирмасы һәм Татарстанның дүрт агрофирмасы тарафыннан  имзаланды.    «Төп максат -  экологик чиста ит, үсемлекләр алу,  ягъни  без сәламәт  милләт  булдыруга   омтылабыз», - дип  шәрехләде  «Биовектор» ҖЧҖ җитәкчесе    Рафаэль Гайнетдинов. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International