Татарстанның 3 компаниясе продукция экспортлау чыгымнарына 27 млн. сум компенсация алды

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Татарстанда  экспорт юнәлешендәге   компанияләр  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгыннан  финанс ярдәме алдылар.    Продукцияне  транспортлауга  чыгымнарның  бер  өлешен  компенсацияләүнең  гомуми    суммасы    27,3 млн чамасы  булды. 

Мәс.,   «ВТК Акуличев» ҖЧҖ  кондитер әйберләре  (вафли, печенье һ.б.). линейкасын  чыгаруга   субсидия  алды.    «Казанский МЭЗ» АҖ  - көнбагыш мае,  көнбагыш  маеннан шрот һәм лузга  чыгару  өчен.      «Нәфис Бимопродукт» АҖ  - майонез, соуслар, шешәләрдә үсемлек  мае һәм  татлы  төркемнәр   (джемнар, повидло һ.б.) өчен. Аларның  продукциясе   БДБ илләренә, Төркиягә,  Мисырга, Казахстанга, Иранга, Иракка һәм башка илләргә  чыгарылды.

Чыгымнарны  субсидияләү   Россия Федерациясе  Хөкүмәтенең    «Россия  оешмаларына  авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  продукциясен  җир  өсте,  шул  исәптән  тимер  юл транспортында  ташуга  чыгымнар  өлешен компенсацияләүгә  федераль бюджеттан субсидияләр бирү  турында» 2017 елның  15 сентябрендәге  1104 номерлы  карары  нигезндә  гамәлгә ашырыла.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы потенциаль экспортчыларга,  завкалар  бирү Россия  экспорт  үзәге аша  гамәлгә ашырыла,  дип  хәбәр  итә. Субсидияләр  алу мәсьәләләре  буенча      консультацияне Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  азык-төлек  базарын  үстерү бүлегендә   (843)221-76-23 телефоны  аша  алырга  мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International