Спас районыннан кыр хәбәрләре: комбайнчылар арасындагы ярышу рухы урып-җыю темпларына уңай тәэсир итә

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бүген  Спас  районы  башлыгы  Камил Нугаев районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Дмитрий Савинов  белән  бергә  районның  урып-җыю  алдынгыларын  бүләкләделәр. Бүләкләргә  түбәндәгеләр  лаек  булды:      Илфат Аракаев («ВЗП Булгар» АҖ), Владимир Трифонов («Авангард» АҖ), Андрей Стаценко (Планин А.В. КФХ), Владимир Зруллин (Синицин А.А. КФХ), Рафик Яруллин (Мөхәммәтов А.Д. КФХ), Алексей Спирчагов (Мамонов А.И. КФХ), Фирдүс Зәйнуллин («Хузангай» ҖЧҖ).

Шуны  әйтергә кирәк,  белгечләр  арасындагы  ярыш  рухы  хезмәт  җитештеүчәнлегенә һәм урып-җыю  кампаниясе  темпларына  уңай  тәэсир  итә.    Иң яхшылар  исемен  яулау  өчен  республикада    500 комбайнчы ярыша, җиңүчеләр республика  Хөкүмәтеннән  бүләкләр  алачак.   

Бүген  Спас районы кырларында  эшләүчеләрнең  күбесе  үз  эшләренең  остасы һзм озак  еллар  үз  һөнәрләренә  тугрылыклы  булып  калалар.    Мәс.,  Рафик Яруллин   комбайнда  40 елдан  артык  эшли  инде.   Владимир Зруллин Татарстан  Республикасының  атказанган  механизаторы  дигән максатулы  исемне  горурланып йөртә.  

Республиканың  иң  яхшы  комбайнчыларын  ачыклау  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  даими   мониторинг  алып  барыла, шул  белешмәләр  буенча  бүгенге көндә  конкурста    820 комбайнчы суктыруда  һәм  98  урдыруда  катнаша.  “Иң яхшы комбайнчы” исемен  алу  өчен  барысы  918 белгеч ярыша.   Моннан  тыш   механизаторларны  матди кызыксындыру  өчен  башка  өстәмә  чаралар да  каралган.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча,   Спас районында 22 августка  19,5 мең га мәйдан  суктырылган, бу  барлык  мәйданның   49%ын  тәшкил  итә,  47 мең  тонна  ашлык  җыелган,  бер гектардан  уртача  уңыш  -   24,1 центнер.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International