Марат Әхмәтов Татарстанның Питрәч, Балык Бистәсе һәм Мамадыш районнарында урып-җыюның барышы белән танышты

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  урып-җыю  эшләренең барышы  белән  танышу  максатында  Татарстанның Питрәч, Балык  Бистәсе һәм Мамадыш  районнарында  булды.   

Кырларны  карап  чыкканннан  соң,  Марат  Әхмәтов  һәр районның  башлыклары,  хуҗалклар  җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл  җирлекләре  башлыклары  белән  очрашты.   Очрашуларда  төп  тема  уңдырышлылык, ашлыкка бәяләр, керү  юллары төзү,  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә субсидияләр һәм ягулыкка ташламалар  турындагы  мәсьәләләргә  кагылышлы  иде.

Район башлыклары  кырларда эшләрнең  барышы  белән  кыскача  таныштырдылар.  Питрәч  районында урып-җыю мәйданы  27,2 мең  га тәшкил  итә. Бүгенге  көнгә     13,7 мең  га суктырылган,  бу  барлык  мәйданның   50%ын  тәшкил  итә.    33,1 мең  тонна  ашлык  җыелган,  бер гектардан  уртача  уңыш  24,2 центнер.  «Район  кырларында  һәркөнне    52   комбайн эшли. Бөртекле  культураларны  җыеп бетерүгә  игенчеләр  техник  культуралар чәчүгә тотынуны  планлаштыралар.  Урып-җыю эшләре  белән   бер  үк  вакытта  диярлек  2020  ел  уңышы  өчен  көзге  чәчүне дә  алып  баралар.   Районда  көзге  культуралар  чәчү мәйданы     8,8 мең  га планлаштырылган.  Районның  8 хуҗалыгында  көзге  чәчүгә керештеләр  инде,  кырларда  9  агрегат  эшли,    шул  исәптән  чәчү  комплекслары.   Бөртекле  культуралардан  бушаган  җирләрне  эшкәртеп  баралар.   Бүгенге  көнгә  13 процент мәйдан  эшкәртелгән инде, монда   12 техника  эшли», - дигән  белешмәләр  бирде  район башлыгы    Илһам Кәшапов.

Аннары  Марат  Әхмәтовның  сәфәре  Балык  Бистәсе  районына  таба  дәвам  итте.  Биредә  дә  башта ул кырларны  карап  чыкты. Балык  Бистәсе  районында   уртача  уңыш  - 26,9 ц/га. Урып-җыю  мәйданы  - 45,5 мең  га. Бүгенге  көнгә  18,8 мең  га суктырылган,  бу  барлык    41%ын  тәшкил  итә,     50,5 мең  тонна   ашлык  җыелган.   «Уракка тотынганда берникадәр шикләнүләр  бар иде,  әмма  соңгы  ике  атнада  яхшы  темплар  белән  барабыз. Кырларда    90 комбайн  эшли. Ашлыкның  дымлылыгы яхшырды, кайбер  кырларда  ул  тиешле    13% тәшкил  итә.   10-12 көндә урып-җыюны  төгәлләрбез  дип уйлыйбыз», - дип  сөйләде Балык  Бистәсе  районы  башлыгы    Илдар Таҗетдинов.

Марат  Әхмәтов  кыр  эшләренең  барышы  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  даими  контролендә  булуын  билгеләп  үтте.  Һәр районга  җаваплы  затлар билгеләнгән.   Узган  атнада  Балык  Бистәсе  районында Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Нәҗип Хаҗипов булып кайтты.   Министр терлеклектәге  үсеш  күрсәткечләренең  артуына  һәм  урып-җыю эшләренең  яхшы  оештырылуына  игътибар иттте.   Очрашу  азагында  Марат  Әхмәтов  һәм Илдар   Таҗетдинов  халык  белән  очрашты  һәм  урып-җыю  кампаниясе алдынгыларына  ачалата     сертификатлар  тапшырды.

 Бүген  тикшерелгән  районнар арасында  иң югары  уңдырышлылык  Мамадыш  районында  булып  чыкты.  Мәйданның  40,6 %ы  җыелган,  барлык  чәчү  мәйданы   - 33,7 мең  га. Бүгенгә   12,7 мең  га суктырылган,    51,6 мең  тонна  ашлык  җыелган.  Район  башлыгы   Анатолий Иванов, урып-җыю  кампаниясендә   90 комбайн эшли,  дип өстәде.  Яңгырлар  аркасында  урып-җыю эшләре  ике  атнага  соңрак  башланды,  әмма  бу  эшләрне вакытында  тәмамларга  комачауламый.  Көннәр шулай  яхшы  торса,  уракны  5-6 сентябрьгә тәмамлау  мөмкинлеге  бар.  

«Мамадыш  районында  җир  авыр  булуга һәм бу  шактый  чыгымнар  тотуны  таләп  итүгә дә   карамастан,  быел  район тарихында  беренче  мәртәбә  1  гектардан    40 центнер  ашлык  җыеп алу  көтелә», - диде  Марат  Әхмәтов.  Моннан тыш,   министр Омар зонасы  кырларын да  үстерергә  кирәклеген  билгеләп  үтте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International