Хезмәтне саклау мәсьәләләре АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең даими игътибарында тора

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда  «2019 елгы  уңышны  урып-җыйганда  хезмәтне  саклау нормаларын һәм   имин  җитештерү  таләпләрен  үтәү турында”гы  айлык  кысаларында  чаралар  комплексын гамәлгә ашыру  дәвам  итә.   

 Чаралар  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, Татарстан  Республикасында Дәүләт хезмәт    инспекциясе, Хезмәтне саклау  буенча төбәкара  ассоциация  һәм АПК хезмәткәрләренең  республика һөнәр  берлеге   ярдәмендә  уздырыла.  

Бу атнада  РФ АПК хезмәткәрләренең  республика һөнәр  берлеге оешмасы  рәисе    Фәридә Гарифуллина  урып-җыюда  катнашучы  механизаторларның  хезмәт шартлары  белән  танышу  максатында   Саба  районында булды.   Районда  урып-җыю эшләре  югары  дәрәҗәдә  оештырылган.     Айлык  кысаларында  барлык   механизаторлар  тиешле  укулар, хезмәтне саклау  таләпләрен  белүгә  тикшерүләр, инструктажлар узган,   аларны  ике  мәртәбә  ашату  оештырылган.  Урып-җыюны  вакытында һәм сыйфатлы  башкарып  чыгуны  матди  кызыксындыруны  көчәйтү  өчен   хезмәт ярышлары  оештырылган, әхлакый  һәм матди  бүләкләү билгеләнгән, атна  саен  йомгаклар  ясала.    Бу  шартларны  урып-җыюда  катнашучы  хезмәткәрләр барысы  да  белә.  

Фәридә Гарифуллина   механизаторларга  фидакарь хезмәтләре  өчен  рәхмәт  белдерде,  аларның  иң  яхшылары  һөнәр  берлеге  премияләрен һәм бүләкләрен  алды.   Андыйлар  арасында     Илһам Гыйльметдинов һәм Әсгать  Шакиров ( “Саба” ҖЧҖенең  «Сатышо» бүлекчәсе), Айдар Шакиров, Җәүдәт Хәбибуллин,  Хаҗип Дәүләтшин һәм Фирдүс Гайнуллин («Шытсу» АХП ҖЧҖ).

 Белешмә  өчен:

Айлык  кысаларында  районнарның  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләренә түбәндәге  чараларны  үткәрү  тәкъдим  ителгән иде:  

–  Татарстан  Республикасы муниципаль районнарында  хезмәтне  саклау  буенча  координацион советлар  белән  бергәләп  җитештерүдә  авыр  һәм үлемгә китергән  бәхетсезлек  очраклары  булган  ТР АПК оешмаларында хезмәтне  саклау  буенча  планнан  тыш  киңәшмәләр  уздыру  инициативасы  белән  чыгарга. Тикшерүләр  һәм  ачыкланган  хокук бозулар  нәтиҗәләре  буенча  ТР АПК  оешмаларында  хезмәт шартларын  һәм  хезмәтне  саклауны  яхшырту  буенча  чаралар  планнарын  эшләүдә  методик  ярдәм  күрсәтергә;  

– эшләр  башкаруның куркынычсыз  ысулларына һәм алымнарына  өйрәтү буенча,  зыян күрүчеләргә  беренчел  ярдәм  күрсәтү һәм хезмәтне  саклау өлкәсендә инструктажлар уздыру  буенча  укулар  оештырырга;  

– медицина  тикшеренүләре  узудан  баш тартучы  яисә  уздырылган  тикшерүләр  нәтиҗәләре  буенча  күрсәтмәләрне үтәмәүче  хезмәткәрләрне хезмәт вазыйфаларын  башкаруга  кертмәскә;  

– җитәкчеләргә,  Татарстан  Республикасы АПК оешмалары  белгечләренә,     механикалаштырылган  отрядлар  башлыкларына  һәм   фермерларга   механизаторлар  һәм җәлеп  ителгән (сезонлы) эшчеләр  белән хезмәтне  саклау  буенча   катгый  рәвештә чираттан  тыш   инструктаж үткәрүне  оештырырга,   аны  билгеләнгән  рәвеш буенча  журналда  теркәп  куярга;  

– кырда,  фермаларда,  цехларда,  җитештерү  участокларында   эшләүчеләр өчен ял  итү  урыннары  оештырырга, җитештерү  участокларының  һәм  көнкүреш  биналарының  тиешле  санитар  торышын сакларга һәм башка чаралар  уздырырга. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International