Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшен ачып, аягында нык торып, туган авылында яраткан эше белән шөгыльләнә торган кешеләр, фермерлар һәм яшь эшкуарлар күп. Шундыйлардан берәүләр - Буа районыннан Дәүләтшиннар гаиләсе.
Буа районының Бик-Үти авылыннан фермерлар Миләүшә һәм Җәмил Дәүләтшиннар менә икенче ел инде җәй көне генә түгел, ә көзен дә татлы җиләк үстереп, аннан тәм табып яшиләр. Узган елның сентябрендә кура җиләге белән гаҗәпләндергәннәр иде. Быел аңа бакча җир җиләге өстәлде.
2018 елда алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 3,3 га мәйданда җиләк-җимеш культуралары үстерүгә 1,5 млн сум күләмендә грант алдылар.
«Җәй көне җиләк белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Махсус соң өлгерә торган ремонтант сортларын сайладык. Бер гектарда 40 мең төп. Уңышны әле генә җыя башладык. Уңыш 5-6 тоннадан ким булмас дип өметләнәбез», – дип сөйли Җәмил.
Бакча җир җиләге кишәрлеге авыл кырыенда. Кара пленка өстендәге кардай ак чәчәкләр арасыннан яшел яфрак күренми дә диярлек. Ә аста татлы, эре, кызарып пешеп утыра торган җиләкләр. Киңлеге 80 – 90 сантиметрлы һәм биеклеге 15 - 20 сантиметрлы буразналар, махсус пленка белән ябылган. Шахмат тәртибендә урнаштырылган үсентеләр суны һәм тиешле матдәләрне тамчы ысулы белән алалар. Су пленка астыннан сузылган торба аша ясалма күлдән килә.
.jpg)
«Мул уңыш булсын өчен беренче чәчәкләрне өздек. Ныклап торып үсеп киткәч кенә аларны өзми башладык. Мыекчаларын даими рәвештә өзеп торабыз, – дип, үз тәҗрибәсе белән уртаклашты фермер. – Ә кышка тукылмаган материал белән ябарга кирәк булачак. Әлегә бар көчне уңышны җыеп алырга куярга кирәк. Җиләкләрнең ике төре өчен безнең урак өсте беренче салкыннарга кадәр дәвам итәчәк. Кура җиләге дә үзенең татлы җимешләре белән сөендерә».
«Быел яңгырлар аркасында җиләк соңрак өлгерә. Ә җиләк үзе бик күп. Өлгерсен генә», – дип сөйли әти-әниләренә булышырга кайткан олы кызлары Лилия. Кияүләре Ленар да үз ялын бакчада уздыра. Бүген ике төрле җиләккә дә ихтыяҗ зур. Дәүләтшиннар киләчәктә аның мәйданын 5 гектарга җиткерергә уйлыйлар, аннары эре сәүдә челтәрләре белән дә хезмәттәшлек итеп булачак, бер гектарны «тоннель асытына» керетргә телиләр.
«Конкуренциягә каршы тору өчен бөтен вак-төякне игътибарга алырга кирәк. Яңгырлар, салкыннар аркасында җиләкне вакытында җыеп китерә алмыйсың икән, синең урыныңны башка берәү ала. Ә ябык мәйдан өчен җил дә, яңгыр да куркыныч түгел», – ди Җәмил. Фермерлар шулай ук алма бакчасын да 15-20 гектарга җиткерергә уйлыйлар. Үсентеләрне әлегә питомникта үстерәләр. Аларны көздән утыртып калдыру өчен тагын бер ясалма күл кирәк. Моның өчен барлык документация әзер, тендер откан төзүчеләрнең килүен генә көтәләр. Ә алмагачлар утыртыла торган мәйданны берничә мәртәбә чүп үләннәргә каршы чаралар белән эшкәрткәннәр. Шулай ук 5 сорт кура җиләге үстереп карамакчылар һәм шуннан безнең климатка туры килгәнен сайлап алырга телиләр. Киләчәктә җиләк-җимеш эшкәртү заводы төзү турында да уйлыйлар Дәүләтшиннар.