ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2019 ел
дүшәмбе

Августта яңгырлы  көннәр  күп  көтелә,  шуңа күрә  республика  игенчеләренә урып-җыю эшләрен башкару  тактикасын  яңадан  карарга  кирәк  булачак.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов урып-җыюның  барышы  турында  сөйләгәндә  әйтте.  


3
август, 2019 ел
шимбә

Республика кырларында  урып-җыю барышының  торышы  турында  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  таныштырды.  


2
август, 2019 ел
җомга

Бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов Россия  Федерациясе  авыл хуҗалыгы  министрының  беренче  урынбасары  Джамбулат  Хатуов рәислегендә  узган  видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  катнашты,  анда  агымдагы  елда  төбәкләрдә  умартачылык  буенча  барлыкка килгән вәзгыять  каралды.      Чарада  шулай  ук  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары    Нәҗип Хаҗипов һәм Илдус Габдрахманов,   "Татарстан  Республикасының  Аквакультура  һәм умартачылык идарәсе" ДБУ директоры  Фәиз Динмөхәммәтов һәм башка җаваплы  затлар  ктнашты. 

Бу  хакта  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгында  министр урынбасары Оксана Лут рәислегендә  узган    киңәшмәдә  әйтелде, анда     май  индустриясен  үстерү  мәсьәләләре  каралды.  Очрашуда  катнашучылар  Россиянең азык-төлек  экспортында  әлеге  тармак  продукциясе  төп   позицияләрнең  берсе  булуын  билгеләп  үттеләр.   "АПК продукциясен экспортлау"  федераль проекты  паспорты  нигезендә   2024 елга  аны  чит  илләр  базарларына  чыгару   8,6 млрд долларга  кадәр  артачак. 

Без  һәр атнада,  авылда  үз  эшләрен, гаилә  фермаларын   ачып,  аякларында  нык  торучы  һәм  яраткан  эшләре  белән  шөгыльләнүче  яшь эшкуарлар  турында  язабыз. Шундыйларның  берсе – Чирмешән районыннан Альфред Габшакиров.


1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив мәгълүматы  буенча,  Татарстанның  Зәй  муниципаль районы  республикада  көзге,  шулай  ук  язгы  культуралар  уңышы  буенча  алдынгылар  рәтендә.  

Соңгы  көннәрнең   җәй  айлары  көннәренә  хас булмавы  игенчеләр  эшенә  үзгәрешләр  кертә, әлбәттә. Табигать четереклегенә  карамастан,  Спас районында “Мөхәммәтов” КФХында  игенчеләр  бар  куәткә  эшләргә тырышалар.  

2019 елгы ашлык  уңышын  вакытында  һәм  сыйфатлы  җыеп алу, игенчелек  культурасын  үстерү, авыл  хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген  арттыру,  механизаторлар арасында   ашлык  җыю  комбайннарының  һәм  үзйөрешле  чапкычларның   хезмәт  җитештерүчәнлеген  күтәрү  максатларында  Сарман районы  Башкарма  комитеты  урып-җыюда  катнашучы  механизаторлар  арасында  конкурс ухздыру  турында  карар кабул  итте.   Беренче  урын алган  механизаторларга    3000 сум  күләмендә  премия  бирелә,  икенче урын  өчен    – 2000 сум, өченче  урын  өчен   – 1000 сум.

31 июльдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы районнарның  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләренең  механикалаштыру  буенча  консультантлары  һәм  «РИВЦ» АҖенең  мәгълүмати  системалар  секторы  белгечләре  өчен      авыл  хуҗалыгы техникасын һәм  күпьеллык   үләннәрне паспортлаштыру  буенча  уку  узды, уку барышында  шулай  ук     Татарстан  Республикасы АПКсының ДМСының (ГИС)  геомәгълүмат системасын  гамәлгә кертү  кысаларында     җир  кишәрлкләрен  паспортлаштыру  мәсьәләләре  буенча  фикер алышу    да булды. 

 2019 елның  23 июленнән   30 июленә  кадәр  Татарстанның  муниципаль районнарында  урып-җыю эшләрен оештыру, көзге  культуралар чәчү,  туфракны  төп  эшкәртү һәм орлык  салу  мәсьәләләре  буенча     зона   семинарлары  узды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International