Марат Җәббаров АПК өлкәсендә программачыл продуктларны эшләүчеләр белән киңәшмә үткәрде

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Шуны  әйтергә  кирәк,  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы,   киләчәктә  АПК өлкәсендә  товар  җитештерүчеләрнең  финанс-икътисадый   торышы  турындагы  барлык  хисаплар цифрлы  сервислар  аша  биреләчәк, дип искәртә.   Бу    төбәкләргә  бюджет акчаларын  нәтиҗәлерәк  тотарга  һәм  илебезнең  авыл  хуҗалыгын  үстерергә  мөмкинлек  бирәчәк.  Бу  хакта  15  октябрьдә Краснодар  краенда  узган “Цифрлы   үсеш лидерлары” төбәкара  киңәшмәсендә Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  стас-секретаре  -  министр урынбасары  Иван Лебедев сөйләде.  

Бүгенге  очрашудагы  фикер алышу  да  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  тарафыннан  дәүләт ярдәме  алуга  гаризаларны  һәм документацияне  электрон формага күчерү  зарурлыгы һәм «Авыл  хуҗалыгы җитештерүчесенең  шәхси  кабинеты» функционалын  үстерү  темасына  багышланган  иде.  

 «Сумус» ҖЧҖенең үсеш  буенча  директоры  Василий Шестюк башкарылган  эш нәтиҗәләре  турында  җиткерде,   «Авыл  хуҗалыгы җитештерүчесенең  шәхси  кабинеты» платформасын  һәм аның  төп   функционалын   презентацияләде. Ул дәүләт ярдәме  һәм субсидияләр  алуга  заявкалар бирү  системасын,  алынган дәүләт ярдәме  чаралары  буенча  йөкләмәләрне  үтәүне  контрольдә  тоту һәм мониторинглау  мөмкинлеген,    бердәм  авыл  хуҗалыгы кооперациясе  кысаларында  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренең пайларын  исәпкә  алу һәм алмаштыру  өчен  кооператив кассасын  булдыруны, электрон сәүдә  системасын,   шул  исәптән продукцияне  дәүләт сатып  алулары  аша  сатуны да,  юридик  һәм    бухгалтерлык  ярдәме  буенча  «Кайнар линию» булдыруны,    банк  хезмәте  күрсәтүләр һәм инвестицияләр  җәлеп  итү  буенча  тәкъдимнәрне,  шулай  ук       «Склад», «Сатулар», «Сатып  алулар», «Инвентаризация», «Кадрлар»   «Аналитика» кебек  электрон исәпкә  алу  системасын үз эченә  ала. Чара  кысаларында  шулай  ук  “Казан” агросәнәгать паркы  аша  электрон  сәүдә  системасын да  карадылар.    

Марат Җәббаров,   процессны  этаплап башларга һәм  системаны  төрле  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  белән эшләп  карарга  кирәк,  дип әйтте.  Бу  платформаның нәтиҗәлелеген  анализларга  ярдәм  итәчәк.   

Очрашу  нәтиҗәсе  буларак,  төзелгән  платформаны  конкрет авыл  хуҗалыгы  кооперативлары  белән  эшли  башлау  һәм,  куллану  практикасын  исәпкә  алып, аны  алга  таба  эшләп  бетерү  турында  карар кабул  ителде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International