Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында билгеләнеп куелган яңа фазыфаи затлар турында игълан итте

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров коллективны  билгеләнеп куелган яңа  вазыйфаи  затлар белән  таныштырды.  

Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары  итеп  Наил  Залаков билгеләнеп  куелды, ул  моңа  кадәр  Татарстан  Республикасы  Лениногорск муниципаль районының  Башкарма комитеты  җитәкчесе иде. Наил Залаков хезмәт эшчәнлеге  барышында  белгеч  булып та,  агрофирмалар  директоры  булып  та  эшләде,  2014 елдан Лениногорск муниципаль районының  Башкарма комитетын  җитәкләде.    

«Наил Залаковка без төбәк  азык-төлек  резервларын  булдыру, агросәнәгать комплексында   инновацион эшчәнлекне  үстерү  буенча  җитди  бурычлар  йөклибез», - диде  Марат Җәббаров.

Министрның терлекчелек  тармагын  алып баручы  урынбасары  итеп    Ленар Гарипов билгеләнде, ул  моңа  кадәр  «Касымовский» сөт комбинаты” ҖЧҖен җитәкләгән  һәм  үзен  эшлекле  җитәкче  итеп  күрсәткән  кеше. Элегрәк     Ленар Наил  улы  «Казан кошчылык фабрикасы» АҖенең баш  ветеринария  табибы һәм аннары  директоры булып  эшләде,  шулай  ук  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  баш  белгече  фазыйфасын  башкарды.       

Министр урынбасарына  терлекчелек,  кошчылык,  җәнлекчелек һәм балыкчылык  тармакларын  үстерү һәм интенсификацияләү,  селекция-нәсел  эшенә  яңа  технологияләр  кертү   бурычлары  йөкләнә.   

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының фән, мәгариф һәм  инновацион технологияләр  бүлеге  башлыгы  урынын Рузалинә Вәлиуллина алды.     Министр аны  бик  җаваплы  хезмәткәр буларак тәкъдим  итте һәм  кадрлар  бүлегендә эшләү чорында аның югары  һөнәри  осталык  күрсәтүен  билгеләп  үтте.  

Министрлык  коллективын  шулай  ук  2019 елның  15  октябрендә  Татарстан  Республикасы Җир һәм мөлкәт  министрлыгы  күрсәтмәсе  белән  «РАЦИН»  АҖ  директоры  итеп  билгеләнгән    Денис Самодуров белән  таныштырды.  Бу  вакытка кадәр  ул  «КаМП» ҖЧҖ директоры  була.   «Авыл  хуҗалыгына югары  технологияләр  кертү  һәм  Европа дәрәҗәсендәге  интенсив  игенчелекне үстерү тәҗрибәсе  Денис Викторовичка  яңа  вазыйфасында да   файдалы булачак», - дип  билгеләп  үтте  Марат Җәббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International