Менделеевск районында «Икмәк артеле» һөнәри юнәлеш проекты кысаларында Икмәк фестивале узды

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

16 октябрьдә   Менделеевск районында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  «Икмәк артеле» һөнәри юнәлеш  проекты  кысаларында  Халыкара  икмәк  көненә  багышланган  Икмәк  фестивале  узды. Анда  мәктәп  балалары,  шәһәр һәм район халкы  катнашты.   Туган  як  музее «Сугыш  икмәге» һәм «Икмәк  нидән  башлана» дигән  интерактив күргәзмәләрен  оештырды.  

Фестиваль  кунаклары  районның  күмәк  хуҗалыкларын  (колхозларын) оештыру  тарихын  белделәр, Туган  як  музее  фондларыннан   уникаль   фотографияләрне күрделәр,  сугыш  чоры  икмәгенең    рецептын  белделәр,    тулы  бөртекле  онның  ничек  әзерләнүен күрделәр,  бөртекле  үсемлекләрнең  төрләрен ачыклап  карадылар.   Элеккеге рецептлар  буенча  пешерелгән  арыш  ипиен татып  карау  аеруча  кызыклы  булды.  

Менделеевск районы  кулланучылар  җәмгыяте (РайПО) һәм Алабуга  азык-төлек комбинаты  икмәк-күмәч әйберләренең  күргәзмәсен  оештырганнар иде.  Районның  авыл  җирлекләре  вәкилләре  кунакларны  милли  камыр  ризыклары  белән  сыйладылар,  ә Мәдәният  йорты каршындагы  мәйданда  удмурт кухнясы  ризыкларының   дегустациясе  оештырылган  иде,  алар  чын  рус мичендә,  кунакларның  күз  алдында  әзерләнде.    

Мәктәп  укучыларының  игътибарын  шулай  ук  икмәк тарихы,  аның   мәдәни һәм фәнни феномены  турындагы  фәнни-популяр  фильм   җәлеп  итте. 

Искәртеп  узабыз,  Менделеевск  районының Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе мәктәп  укучылары  арасында  аграр һөнәрләрне  популярлаштыру  буенча “Икмәк артеле”  һөнәри юнәлеш  проектын   гамәлгә ашыра.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International