Бөгелмә районыннан мәктәп балалары практикада авыл һөнәрләре белән таныштылар

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Яшь буынны  авыл  хуҗалыгы  җитештерүенә  җәлеп  итү  һәм  аграр  һөнәрләр  белән  таныштыру  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  актив эш алып  барыла.   Шул  эш  кысаларында  төрле  районнарда  павх  идарәләре  тарафыннан  фермаларга  һәм  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләренә    экскурсияләр  оештырыла. 

Без инде  Әлмәт укучыларының  “Сөт  фәннәре академиясе”ндә булулары  турында, ә Лаеш районында Министрлык  тарафыннан  “Нармонка” агрофирмасына  экскурсия  оештырылуы  турында  язган  идек.   Чаралар  барышында  укучылар  предприятиеләрдәге  эшләр белән  танышу белән бергә,  агрофирмалар  вәкилләре һәм  агрономнар  белән  дә  очраша алалар,  үзләрен  кызыксындырган  сорауларны  бирә алалар.  

Бу  юля  Бөгелмә  укучылары  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә   экскурсия  генә  түгел,  ә  һөнәри сынау  узу да  оештырылган  иде.  

Һөнәри сынау  узу  - практика вакытында  төрле  һөнәрләр  белән  танышу  ул, укучы,  мәгълүмат  алып  кына  калмыйча,  аның  турында  субъект фикер дә  туплый  ала.  

Бөгелмә  районының  Подгорненский  мәктәбе  укучылары  өчен  шул  мәктәпне  тәмамлаган һәм  күптән  түгел  генә  әле  эре  мөгезле  терлекләр үрчетү һәм азык  культуралары  үстерү  юнәлеше  буенча  үзенең  фермерлык хуҗалыгын   төзегән Арнольд Малыхинның   крестьян  (фермер) хуҗалыгына экскурсия  оештырылды. Аның  контролендә  барлык  теләүчеләр  МТЗ тракторының  элмәле  агрегатында  эшләп  карадылар.    Эш, читтән  караганда  гади  генә кебек  тоелса да,  үзенчәлекле  булып  чыкты.    Күтәрелмә-элмә  җайланмада  эшләү  төгәллек  һәм  осталык  таләп  итә  иде.    «Әзрәк  практика  булса,  һичшиксез, өйрәнәчәкләр...» - дип  ышандырды   салам  оемен җитез генә  металл “куллар” белән  эләктереп,   тиешле  урынга  ювелир  төгәллеге  белән  китереп салган  Арнольд.

Мәктәа  балалары  өчен  икенчек  һөнәри  сынау  «Подгорный» Ат-прокат клубы  территориясендә  узды.    Клубны  оештыручы    Гөлнара Галиева, аның  хуҗалыгындагы  дүрт һөнәр һәм атлар белән  эшләгәндә  кулланыла  торган  тиешле     компетенцияләр турында  сөйләде.   Укучылар  ат  спорты  тренеры турында, шулай  ук  бер-берсеннән  конкрет  үзенчәлекләре  белән  аерыла  торган  ат  караучы  һәм  конюх һөнәрләре белән  таныштылар.     Укучылар  шуларның барысында  да  үзләрен  сынап  карый   алдылар.     Алар   әлеге  очрашу  йомгаклары  буенча бу   өлкәдә  уңышлы  эшләү  өчен  атларны  яратырга  кирәклеген  аңладылар.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы чыгарылыш  сыйныф  укучыларына  һөнәри юнәлеш  бирүгә юнәлдерелгән  шундый  чаралар  уздыруга  зур  игътибар бирә.   Авылда  яшьләрне беркетеп калдыру   гына  түгел,  ә  һөнәр сайлау  юлында  торучы  балаларга күңелләренә  хуш  килә  торган һөнәрләрен табуда   ярдәм  итү, тормышта  үз  урыннарын һәм яраткан  эшләрен табуда  булышу да   бик  мөһим.     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International