ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елның  7 аендагы  эшенә  йомгаклар  ясадылар.   Киңәшмәне  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.    

Искәртеп узабыз,  Татарстанда  6 августтан  19  августка кадәр  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  буенча    зона  семинар-киңәшмәләре  уза. Семинарлар уздыруда    Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов,    муниципаль районнар  башлыклары, авыл  җирлекләре  башлыклары,    кооперативлар, фермерлар  һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар тотучылар  катнашалар.    

Әгәр сезнең  күңелегездә   күптән  инде  үзегезнең туган  авылыгыз  турында сөйләү, яраткан авылыгызның  традицияләре  һәм матурлыгы турында  башкалар  белән  бүлешү  теләге  туган икән,  хәзер шуны  тормышка ашыра  аласыз.   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы сезне  “Минем кече Ватаным”  конкурсында  катнашырга  чакыра.    


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2019  - 2024  елларга    «Агростартап» проекты буенча     «Фермерларга  ярдәм  системасын  булдыру һәм авыл  кооперациясен үстерү» төбәк  проектын  гамәлгә ашыру  кысаларында кече  хуҗалыкларда   авыл  хуҗалыгы  җитештерүе  эшчәнлеген үстерү, авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  кече  һәм урта  эшкуарлык  субъектларына җәлеп  итүне  тәэмин  итү,   авылда  халыкны  эш белән  итүне  арттыру буенча  грант  бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын  сайлап алу  конкурсы  башлану  турында  игълан  итә.     

Бүген  Теләче  муниципаль районында  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  мәсьәләләре  буенча   зона семинар-киңәшмәсе  узды.    Кече  хуҗалыкларны, шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХларны    үстерүгә  ярдәм  итү   мәсьәләләре  буенча  фикер алышуда  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов, министр  урынбасары    Ришат Хәбипов, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе   Таһир Һадиев,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир  мөнәсәбәтләре  һәм  кулланусылар  базары  идарәсе башлыгы  урынбасары    Айрат Мостафин, Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы  рәисе  Әгъзам  Гобәйдуллин, ун  муниципаль районның  башлыклары  һәм  авыл  җирлекләре  җитәкчеләре,    аграр  сектор  вәкилләре,  республика  парламенты депутатлары,  шулай  ук республиканың  профильле  министрлыклары  һәм  ведомстволары  вәкилләре катнашты.   

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  органик  продукциянең товар  тамгасына  махсус  хокуклар  алды.  Тиешле  таныклык  Роспатент тарафыннан  бирелде. 

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар  һәм   блогерлар  өчен һәр елда  уздырыла  торган   «Минем җирем - Россия» иҗат  конкурсына  заявкалар кабул итүне дәвам  итә.  2014 елда  гамәлгә куелганнан бирле  илебезнең  барлык  төбәкләреннән  Россия  авылын  популярлаштыруга һәм  аның  актуаль  проблемаларына җәлеп  итүгә  юнәлдерелгән  15 меңнән  артык  мәгълүмати  проектлар  әлеге  конкурс  аша  узды.    Аларның  йөзләгәне  акчалата  премияләргә лаек  булды.  


5
август, 2019 ел
дүшәмбе

Республикада  терлек  азыгы  әзерләү  темплары 2018 елның  шушы  чордагы  дәрәҗәсеннән  артыграк. Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белешмәләреннән күренгәнчә, 5 августка республика  буенча   печән  454,1 мең тонна  әзерләнгән, сенаж – 2 млн 563,8 мең тонна, ягъни фаразга  карата    72%  һәм  95%. 

Татарстанда  6 августтан  19  августка кадәр  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  буенча    зона  семинар-киңәшмәләре  узачак. Семинарлар уздыруда    Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов,  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты    рәисе   Таһир Һадиев,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир  мөнәсәбәтләре  һәм  кулланучылар  базары идарәсе  башлыгы  урынбасары   Айрат Мостафин, Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы  рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар  башлыклары, авыл  җирлекләре  башлыклары,    кооперативлар, фермерлар  һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар тотучылар  катнашалар.    

10 августта Алексеевск шәһәр  тибындагы  поселыгының  Воскресенский   Храмы  мәйданында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  оештырыла  торган  Бөтенроссия  Бал муллыгы”    фестиваль-ярминкәсе  узачак.    Чараны  “Татарстан умартачылар” төбәк  иҗтимагый  оешмасы,  "ПЧЕЛИЧ" тәэмин итү-сату, эшкәртү  буенча   авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперативы  һәм   Алексеевск муниципаль районы    администрациясе  оештыра.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International