Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү турында фикер алыштылар

2019 елның 18 октябре, җомга

17 октябрьдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары вәкилләре белән  киңәшмә  узды.   Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Ришат Хәбипов катнашучыларга  “Фермерларга  ярдәм  итү  системасын  булдыру  һәм  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү” проектын  гамәлгә ашыруның  барышы  турында  мәгълүмат  бирде.    

Кооперативлар  тарафыннан  бухгалтерлык  хисапларын  тутыру  буенча  төп  мәсьәләләрне  бухгалтерлык  һәм хисап  бүлеге  башлыгы    Әнис Закиров җентекләп  аңлатты. 

Казан дәүләт   аграр университетының  Икътисад институты  директоры    Марат Низаметдинов авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары  өчен   «Экспресс-курс «Кооперативный управленец» (“Кооператив идарәче” экспресс-курсы”) оештырылуы  турында  сөйләде. Курсларда  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сату  проблемалары, кооперациянең  идарәчел  исәпкә  алу  нигезләре, авыл  территориясенең  икътисадый   мохитен тулысынча  аңлау  мәсьәләләре  карала.  

Авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары вәкилләре  үз  эшләренең  тәҗрибәсе  белән  уртаклаштылар,   кооператив әгъзалары алган   преференцияләр турында,  алынган    грантлар  һәм  субсидияләр, бюджет  акчаларын  тоту турында  сөйләделәр,  шулай  ук күрсәтелгән  дәүләт  ярдәме  өчен   Министрлыкка рәхмәт  белдерделәр.  

Агросәнәгать комплексын цифрлаштыру   процесслары    буенча  элегрәк  кабул  ителгән  карарлар  кысаларында «Сумус» ҖЧҖенең үсеш  директоры     Василий Шестюк “Авыл  хуҗалыгы  җитештерүчесенең шәхси  кабинеты” мөмкинлекләре  турында  сөйләде  һәм  теләүчеләргә  платформаны  практикада  куллануда  актив  катнашырга  тәкъдим  итте.   

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  шулай  ук  шуны  да  искәртә,  “Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү буенча компетенцияләр  үзәге” ДБУ тарафыннан  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына  яңа  әгъзалар җәлеп  итү  буенча  актив  эш  алып  барыла,  моның  өчен,   Татарстан  Республикасы  муниципаль районнарына  чыгып,  тиешле  мәгълүмат  бирү  масатында  районнарда  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары  катнашында очрашулар  уздырыла.   Телүчеләр  түбәндәге  адрес  бунеча   Компетенцияләр  үзәгенә  мөрәҗәгать итә  алалар:  Казан  шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт,  511 каб., тел.(843) 292-07-59, сайт цкскрт.рф.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International