Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Һөнәри керемгә салым” махсус салым режимын куллануга бәйле мәсьәләләр, шулай ук үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча «Проверенный бизнес» (http://provbiz.ru) Интернет-ресурсы экспертларыннан түләүсез консультация алырга мөмкин булуын аңлата. Түләүсез “кайнар линия” телефоны - 8 800-222-37-22.
19 августта Тукай районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Семинарда республиканың 14 районыннан районнар башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар катнашты. Бу елның августында фермерлар белән очрашу зона киңәшмәләре сериясендә соңгысы булды. Баштагы өчесе Теләче, Аксубай һәм Зеленодольск районнарында узды. Быел семинарлар кысаларында яңа эш башлаучы фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына грант ярдәменең яңа проекты - Агростартап гамәлгә кертелде. Моннан тыш, «Кулланма биотехнология – авыл хуҗалыгына» халыкара фәнни-җитештерү кластерын булдыру турында меморандум имзаланды.
23 августтан 26 августка кадәр Башкортостан Республикасында машина белән сыер саву операторлары арасында һөнәре буенча иң яхшы исемгә ХХVII Бөтенроссяи конкурсы узачак.
17 августта Сарман районында уракның өченче бишкөнлегендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Кукмара районында терлекчеләр һәм ветеринария хезмәткәрләре өчен Ринат Мөхәммәтшин ис. Үзәк стадионда гадәттәге Сабантуй бәйрәмен үткәрделәр.
Шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада бөртпекле культураларны урып-җыюның барышы турында сөйләде.
16 августта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов Балык Бистәсе районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, шулай ук агросәнәгать комплексы белгечләре белән очрашты һәм көндәлек мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Татарстанда урып-җыю кампаниясе башыннан бирле яңа уңышның беренче бер миллион тонна асын җыйдылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, 16 августка республика буенча бөрткле һәм кузаклы культуралар 336,3 мең га мәйданда суктырылган, бу барлык авыл хуҗалыгы культуралары мәйданының 23,7%ын тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында Татарстанның Алексеевск, Чирмешән һәм Аксубай районнарында булды.
15 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә Лаеш районында “Кәүсәр” ит эшкәртү комплексының эшчәнлеге белән танышты.