Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика территориясендә сыра әзерләү арпасын җитештерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

29 октябрьдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  республика территориясендә  сыра  әзерләү арпасы сортларын  үстерү  буенча «АБ ИнБев Эфес»  АҖенең агропрограммасын  үстерү  буенча  киңәшмә  узды.  

Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Илдус Габдрахманов, «EFES» ЯАҖенең сыра  әзерләү компаниясе вәкилләре,  шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  оешмалары җитәкчеләре  катнашты.  

Сыра  әзерләү компаниясе вәкилләре бу  программаның максатлары  һәм   бурычлары, сыра  әзерләү арпасын сату  шартлары турында  сөйләделәр,  бу  культураны  үстерүдә чит  илләр  һәм Россия  тәҗрибәләрен бүлештеләр.   Быел   компания  авыл  хуҗалыгы   җитештерүчеләреннән   8,5 мең тонна сыра  әзерләү арпасын сатып  алды,  планда  аны  2020  елда  30  мең  тоннага  кадәр  җиткерү карала. 

Чара азагында  сыра  әзерләү  арпасының  чәчүлек  мәйданнарын  арттыру  буенча  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре һәм  «АБ ИнБев Эфес» АҖ  компаниясе арасында  хезмәттәшлекне  киңәйтү  турында  карар кабул  ителде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International