Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Яшь виноградчы мәктәбенә чакыра

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Казанда 10 ноябрьдән Казан  дәүләт  аграр университеты  тарафыннан «Казанская лоза» виноградчылар клубы  белән  бергә  оештырылган   Яшь виноградчы  мәктәбе эшли башлый.  Укуларны үзенең 25  сотый  бакча  кишәрлегендә   100  төрле  виноград  үстерүче  Александр Зверев алып  барачак. 

Безнең  төбәк  өчен  гадәти булмаган  бу  культураны  үстерү  белән    Александр Зверев 40  елга  якын  инде  шөгыльләнә.    Тәҗрибәле  виноград  үстерүченең     100 сорты да  вакытында  татлы һәм тәмле булып  өлгерә, ә тәлгәштәге  җимешләре    32 граммга  кадәр җитә,  һәркайсының  тәме үзенчә  уникаль -  мускат, шалфей, җир  җиләге  тәмнәре  килә.     «Татлы  булмаган   виноград юк ул. Әгәр ул  татлы  түгел икән,  моңа  без үзебез гаепле,  димәк,  аны  тиешенчә  карамыйбыз.   Моның  бернинди сере  юк.  Виноградны  үстерүгә  җитди карарга  кирәк,  аның  барлык  үзенчәлекләрен  өйрәнергә  һәм  һәр агачларны   даими кайгыртып торырга   кирәк», - дип сөйли ул.

Шуны  әйтергә кирәк,  даими кайгырту  һәм  хезмәт турында       Александр Зверев    тикмәгә генә әйтми,  аның  эше  кышын  да  кайнап тора,  язгыга  яңа  үсентеләр әзерлисе  бар бит,  бу  да бик җитди эш.  

 «Әгәр яшь  сабак  башта  тамыр биреп,  аннары аның   яфраклары  чыкса,  бу  агач нык  була.   Ә менә  башта  яфракка китсә,   ул  яшәмәячәк, - дип сөйли  Александр Зверев, - ботактагы  барлык  туклыклы  матдәләр  яфракка китеп бара,  ә тамырга  инде  көче  калмый».  Ә менә  башта  ничек  аны тамырга  җибәрергә   -  бу  инде  үзе  бер  фән.  Әмма  ул  үзенең  тәҗрибәсен һәм белемен укуларда   һәркем белән уртаклашырга  әзер.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы әлеге  культура белән  барлык  кызыксынучыларны түбәндәге  адрес буенча    Яшь виноградчы  мәктәбенә  чакыра:   Казан шәһәре,  Ферма-2 ур.,   53 йорт. Укулар   10 ноябрьдә  10.00 сәгатьтә  башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International