15 февральдә Кукмара районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе нс Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова һәм Россия Федерациясе ДӘүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты. Фойеда сәнгать мәктәбенә йөрүчеләрнең һәм «Мәрхәмәт» реабилитация үзәгендә булучыларның кул эшләнмәләре, Кукмара киез итекләре, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.
Сәламләү сүзе белән район башлыгы Сергей Димитриев чыгыш ясады. «Безнең район республика буенча иң яхшылар рәтендә, сәнәгать буенча да, кече һәм урта эшкуарлык буенча да. Бу бәйрәмне без зур уңышлар белән каршылыйбыз. «Республика алдындагы казанышлар өчен» Ордены безнең өчен бик олы бүләк булды. Безнең эшебезне шулай югары бәяләүләре өчен без бик шат. Киләчәккә планнарыбыз да бик зурдан. 2023 елга тәүлеклек тулаем савымны 400 тоннага җиткерүне планлаштырабыз, 2025 елга – 500 тоннага», – диде ул.
Алдынгыларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов та котлады. Авыл хуҗалыгының иң яхшы хезмәткәрләре мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләндеәр.
Татарстан Республикасының атказангана авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Кукмара районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Рәсимә Шәмиевага бирелде.
Кукмара районы алдындагы казанышлары өчен медаль «Уңыш» ҖЧҖенең ясалма орлыкландыручысы Таһир Миңнемуллинга бирелде.
«Урал» АХКК баш зоотехнигы Нурсил Галиев һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Илдар Габбасов Россия Федерациясе нең Рәхмәт хатларын алдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән: «Әсәнбаш Агро» ҖЧҖ баш икътисадчысы Юрия Бектина, «Хадиев Д.М.» КФХсыннан Анюта Исмаева, «Уңыш» ҖЧҖенең ферма мөдире Владислав Синин һәм «Кукмара РДВБ» ДБУ ветринария табибы Зөлфәт Кәримуллин бүләкләнделәр.
2019 ел йомгаклары буенча иң яхшы җитәкчеләр булып «Вахитов ис. » АХКК, «Урал» АХКК, «Восток» ҖЧҖ, «Әсәнбаш-Агро» ҖЧҖ, «Уңыш» ҖЧҖ һәм «Туйма» ҖЧҖ башлыклары танылды.
2019 ел йомгаклары буенча түбәндәгеләр иң яхшы белгечләр дип танылды: «Восток Агро»ҖЧҖнең гараж мөдире Рәсим Гайфетдинов, «Вахитов ис.» АХКК баш селекционеры Регина Андреева, «Урал» АХКК баш бухгалтеры Гасимә Хәкимова, «Урал» АХКК баш агрономы Рамил Хәбибрахманов, «Рассвет» АХКК ветеринария фельдшеры Любовь Михайлова, «Кукмара РДВБ» ДБУ ветеринария табибы, Түбән Искубаш ветеринария участогы мөдире Ринат Фатыйхов, «Новая жизнь» ҖЧҖ ферма мөдире Николай Харжавин һәм «Кукмара аграр көллияте» ДАҺБУнең җитештерүгә өйрәтү остасы Раил Мифтахов.
2019 ел йомгаклары буенча иң яхшы КФХлар түбәндәгеләр булды: «Кукмара Логистик» СПССК, «Бариев Таһир Гаптелхәбирович», «Хадиев Данил Мөнипович», «Әглиуллина Гөлчәчәк Рәкиповна», «Димитриев Роберт Павлович», «Сафин Илфат Илһмович» һәм «Вәлиев Роберт Рәфисович» КФХлары.
Шулай ук 2029 ел йомгаклары буенча иң яхшы сыер савучылар, бозак караучылар, механизаторлар һәм азык әзерләү комбайнчылары билгеләнде, болар: «Уңыш» ҖЧҖ, «Восток Агро» ҖЧҖ, «Восток» ҖЧҖ, «Вахитов» ҖЧҖ, «Новая жизнь» ҖЧҖ, «Урал» АХКК, “Вахитов ис.» АХКК, «АФ Рассвет» АФ” АХКК, «Хадиев Д.М.» КФХ, «Ризванов А.М.» КФХ, «Әсәнбаш Агро» ҖЧҖ, «Кукмараагрохимсервис» АҖ, «Кукморзерноторг» ҖЧҖ, «Урал» ҖЧҖ һәм «Туйма» ҖЧҖ.