Марат Җәббаров Тәтеш районы үсешендәге уңай динамиканы билгеләп үтте

2020 елның 14 феврале, җомга

Бүген Тәтеш  районында 2019 елда  социаль-икътисадый үсеш  йомгаклары  һәм  2020  елга  бурычлар  буенча район Советы  утырышы  узды.   Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашты. 

Чара  башланганчы Марат Җәббаров район башлыгы   Рәмис Сафиуллов белән бергә җирле  предприятиеләрнең  эшчәнлеге белән танышты һәм Тәтеш  районының балыкчылык  музее  белән  танышты.   

Кече  һәм урта  бизнеска ярдәм  итү  ксыаларында шәһәрдә 8,5 га  мәйданда  “Тәтеш” аккредитацияләнгән сәнәгать мәйданчыгы  барлыкка килде.  Сәнәгать мәйданчыгының   резидентларының  берсе -  «Тольяттитехстекло».   2017 елның  гыйнварында  инновацион технологияләр  ярдәмендә  беренче  линия  продукция чыгарыла  башлый  - аның  төп  төрләреннән  берсе - 150 мең берәмлек  тәрәзәләр һәм киселгән пыяла. 2019 ел дәвамында      165,8 млн. сумлык  продукция  чыгарылган.  Җитештерүдә   56 кеше  эшли.  Әзер  продукция Татарстан  Республикасында, Чувашия Республикасында аатыла,  аны  төзелеш  оешмалары, авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре,  теплица  хуҗалыклары  ала.   “Тәтеш” сәнәгать мәйданчыгында  100дән артык  кеше  эшли, бер  ел  эчендә  2  мәртәбә диярлек  җитештерелгән продукция  күләме  арткан,  хәзер  ул    365 млн сум тәшкил  итә.

Кунаклар  ачык  җирлектә күптән түгел ачылган  Балыкчылык  тарихы  музеенда  булдылар.    Комплекс XIX гасыр ахырындагы архитектура ядкяре булган  бинадан тора,  анда Идел  елгасының  һәм шул җирлектәге кешеләрнең  бүгенге көнгә кадәрге   тарихын  чагылдырган  төп экспозиция урнаштырылган, болар - елга  байлыклары, тәтешлеләрнең  борынгы  кәсепләре, эш кораллары, балык  тоту  ысуллары, су  акваториясе,  балык  кухнясы һ.б.лар. “Балыкчы йорты”, “Балыкчы  хуҗалыгы”, “Балыкчыда  кунакта” һәм башка  күп төрле  музей  бүлекчәләре оештырылган.  

 Утырыш  барышында район башлыгы  Тәтеш  муниципаль районының  2019 елда ирешкә нтөп  күрсәткечләрен атап  китте: «Тулаем район продукты   күләме  5 млрд. 940 млн. сумлык  булды.  Икътисадны  үстерүдә  төп нокта булып  аграр тармак санала, бу  тармакта  җирештерелгән продукция  күләме    2 млрд. 808 млн. сумлык, 2018 елга  карата  уүсеш -  125%,  ашлык  күләме 162,5 мең тонна  булды,  уртача  уңдырышлылык    - 37,1ц/га.   314 мең тонна  шикәр чөгендере  җыелды, уртача  уңдырышлылык  -  543 ц\га. ПСавым сыерлары  саны  -  5 мең 560 баш.  Районның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре тарафыннан 18,0 мең  тонна  сөт  җитештерелгән,  бер  сыердан  савым  5 мең 137 кг тәшкил  итә».

Бүгенге  көндә  районда  29 гаилә фермасы һәм   5 мең  400 шәхси  хуҗалык  исәпләнә.  2 меңгә якын  кеше  кече  бизнес  белән шөгыльләнә. Кече  һәм урта  предприятиеләр әйләнеше    1 млрд. 800 млн. сум тәшкил  итә.    Рәмис Сафиуллов шулай  ук  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрына  районга  кече  хуҗалыкларны  үстерүдә һәрьяклап   ярдәм  итүләре  өчен  рәхмәт белдерде.

Марат Җәббаров, бүген Татарстан  Республикасының  алдынгы һәм икътисадый уңышлы  төбәк булуын һәм көчле  һәм мөстәкыйль  Россия төзүгә  курсны  эзлекле  алып баруын  билгеләп  үтте.    

«Республикада  төрле дәрәҗәдәге  хакимият тармакларының  нәтиҗәле  балансы  урнашты.  Хөкүмәтнең, парламентның һәм җирле  үзидарә  органнарының  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов җитәкчелегендә  бергәләп  эшләүләре иҗтимагый-сәяси      процесслар  тотрыклылыгының  төп  нигезен  тәшкил  итә.   Татарстанның  уңышлы  үсеше  шулай  ук ышынычлы эчке һәм  федераль  үзәкнең социаль-икътисадый  сәясәте белән, шулай  ук Россия Президенты  Владимир Владимирович Путинның  шәхсән игътибарлы  мөнәсәбәте  белән  дә  тәэмин  ителә», - дип  өстәде  вице-премьер.  

Тәтеш  муниципаль районы эшенә  йомгаклар ясап, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы район үсешендәге уңай  динамиканы  билгеләп  үтте. «Безнең бурыч – сезгә мөмкин кадәр   күбрәк ярдәм итү. Моның өчен  республикада  төрле  программалар каралган, аларның  40ка якыны    – авыл территорияләре  өчен.  Моннан  тыш, бу  елдан  Авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү һәм 3%лы  авыл   ипотекасы программасы эшли башлаячак», - диде  Марат Җәббаров һәм районны  барлык  программаларда  актив  катнашырга  һәм бары  тик  уңай  нәтиҗәләргә генә  ирешергә  өндәде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International