Авылда бизнес – реаль мөмкинлекләр һәм үсеш перспективалары

2020 елның 14 феврале, җомга

Бүген «Авылда бизнес – реаль мөмкинлекләр һәм үсеш перспективалары» яшьләр форумында Казанның аграр югары уку йортлары студентлары җыелды. Чара Агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты ярдәме белән уздырылды.

«Бүген хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә авыл территорияләрендә бизнеска ярдәм итүгә, яшьләрнең үзләрен күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Чөнки илебезнең агросәнәгать комплексының уңышлы үсеше бездән тора бит», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары  Наил Залаков.

Чара талантлы яшьләрне ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә, аларны авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерү буенча бизнес-проектлар эшләү һәм аларны гамәлгә ашыру процессына җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде. Бу очрашуда республиканың Яшьләр хөкүмәте вәкилләре 2 проект тәкъдим иттеләр.

«ВВЕРХ» республика конкурсында финалга чыгып, Министрлыкта фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлегендә стажировка узган Казан дәүләт аграр университетының беренче курс студенты Элина Кунгурова Зеленодольск районында Обсерватория гомуми белем бирү мәктәбендә аның туганнары – умартачылар нәселеннән булган Сурчаковлар тарафыннан умартачыларның музей-остаханәсе оештырылуы турында сөйләде. Аның туганнары – ирле-хатынлы Сурчаковлар педагог-умартачылар династиясеннән – умартачылык программасын эшләгән өчен Януш Корчак медален алдылар. Ул үзе балачактан балның ничек алынганын күреп үсә, ул процесста актив катнаша. Шуңа күрә Элина Зеленодольск районында Обсерватория мәктәбендә умартачылар музее төзергә уйлый. Биредә яшь буын умартачылар белән очрашалар, балдан авыз итәләр, кейс белән эшлиләр, язгы-көзге чорда умартачылыкта җитештерү практикасы узалар.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте секретаре – Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентылыгы белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Алина Сысоева катнашты. Ул «Министрлык ларның социаль челтәрләре ребрендингы», проекты белән чыгыш ясады, ул аккаунтларны яшьләр юнәлешендә файдалы итеп үзгәртү темасына кагылышлы иде. Моннан тыш, спикер социаль челтәрләрне уңышлы алып бару серләрен ачты

Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте эшчәнлеге турында аның рәисе Алла Абросимова сөйләде. Ул яшьләр белән белән үзара хезмәттәшлек итү юнәлешләренең берсе итеп Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы студентлар советы ачу аша мөмкин булуын тәкъдим итте. Форум азагында Студентлар советы төзү турында Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы арасында килешү имзаланды. АПКны һәм авыл хуҗалыгын үстерүдә актив катнашучы һәм шуның белән кзыксынучы студентларны студентлар үзидарәсенең яңа органына керергә өндәделәр.

Чара кысаларында республиканың аграр югары уку йортлары мөгаллимнәре, студентлары һәм аларны тәмамлап чыгучылар башка актуаль проблемалар турында фикер алыштылар һәм аларны хәл итү юлларын эзләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International