ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда  12 - 14 февральдә Идел  буе  агросәнәгать форумы һәм  махсуслаштырылган  күргәзмә  узачак, анда   Татарстан  Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре  катнашачак.   

Республикада авыл  хуҗалыгы  продукциясен  электрон сәүдә  челтәрләре  аша  сату  буенча  актив  эш  алып  барыла.   Бу  хакта  11  гыйнварда  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров       видеоконференция режимындагы  киңәшмә барышында  хәбәр  итте.  Республика территориясендә 40тан  артык  мәйданчык продукцияне   өйгә  китереп бирү  белән  шөгыльләнә.   Сезнең игътибарга  шуларның  аеруча     популяр булганнарын  тәкъдим  итәбез:


11
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Татарстан  Республикасында  авылда  кече хуҗалыкларны  үстерү  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров сөйләде.  


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров рәислегендә  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре һәм фән әһелләре  белән органик  продукциягә һәм  яхшыртылган  экологик  сыйфатлар  ия  продукциягә  кагылышлы  мәсьәләләр һәм  проблемалар  турында  фикер алышу  узды.   

«Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  территорияләрен  үстерү  буенча  креатив идеяләре  булган квалификацияле  яшь кадрларга  ярдәм  итәргә  теләк  белдерә, шуңа  күрә  Халыкара  авыл  яшьләре  конгрессын  Казанда  үткәрү идеясен  бик  теләп  хупладык.   Әлеге  мәйданчык  авыл яшьләре  хәрәкәтен  һәм  авыл  территорияләре киңлеген  үстерү   мәсьәләләре  буенча  чит  илләр  хезмәттәшләре  белән  тәҗрибә алмашырга  ярдәм  итәчәк», - дип,  хәбәр  итте  бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матугат  конференциясендә    Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Марсель Мәхмүтов. Чарада  шулай  ук  “Татарстан  Республикасы Аграр  яшьләр  берләшмәсе” ТИО (РОО)   Диләрә Шувалова һәм  Татарстан  Республикасы яшьләр  эшләре  буенча  министр  урынбасары    Ринат Садыйков катнашты.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов үткәрде.


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Татарстан авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  2020  ел  уңышы  өчен  бер гектарга  кимендә    70 кг   минераль ашлама  тупларга  тәкъдим  итә.

Авыл тормышы  һәм эше   – ул  аерым  тормыш  рәвеше. Үзләренең  яраткан  эшләре  белән  танылган  хезмәт кешеләре   ихтирамга  лаек.    Ә хезмәткә  һәм туган җиргә  мәхәббәтне  буыннан-буынга күчерүчеләр  тагын да  зуррак  хөрмәткә ия.   Нәкъ менә шундыйлар  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Татарстан  Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә   «Татарстан  Республикасының  гаилә фермер  династиясе» республика конкурсын  игълан итте.  Җиңүчеләр   100әр мең сум күләмендә   бүләк  алачаклар. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «Массакүләм мәгълүмат чаралары турында» 1991  елның 27 декабрендәге  2124-1 номерлы  Россия  Федерациясе  Законының  48 статьясы  һәм  Министрлыкның 2019 елның 22  июлендәге  151/2-пр номерлы  боерыгы  белән расланган  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы каршында  журналистларны   аккредитацияләү кагыйдәләре нигезендә  2020  елга  Министрлык  каршында  журналистларны  даими аккредитацияләүне  игълан  итә.    


6
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров эш сәфәре  белән  Татарстанның Теләче районында  булды.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International