Түбән Камада авыл территорияләрен үстерү һәм авылда эшлекле активлыкны арттыру мәсьәләләрен карадылар

2020 елның 13 марты, җомга

Бүген Түбән Кама районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зональ семинар-киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, 12 муниципаль район башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар ассоциацияләре, куллагучылар җәмгыятьләре һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты.

Мапт аена планлаштырылган шундый семинарның бу икенчесе, беренчесе Чүпрәле районында узды. Якыни арада фермерлар белән очрашу Саба һәм Бөгелмә районнарында узачак. Гомумән алганда, авыл халкының активлыгын арттыру буенча зональ семинар-киңәшмәләр 2010 елдан бирле елга ике мәртәбә уздырыла. Мондый очрашуларда шәхси ярдәмче хуҗалыкларның шул «урында ук» хәл итәргә мөмкин булган актуаль проблемалары күтәрелә, чөнки аларда республика министрлыклары һәм ведомстволарының җитәкчеләре, банк өлкәсе вәкилләре, муниципалитетлар башлыклары катнаша.

Семинар кысаларында «түгәрәк өстәлләр» уздыру гадәткә кереп китте. Аларда дәүләт программаларын гамәлгә ашыру механизмнары, авыл хуҗалыгында кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларын һәм авылда эшкуарлыкны үстерүнең заманча алымнарын камилләштерү мәсьәләләре карала. Мәсәлән, авыл ипотекасы темасы актуаль булып китте. «Түгәрәк өстәлләр эше кысаларында күтәрелгән барлык мәсьәләләр аларны алга таба хәл итү өчен Хөкүмәткә тапшырылачак», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Махсус оештырылган күргәзмәдә дә фермерлар иң яхшы хуҗалыкларның эшләре белән таныша алдылар.

Республикада авылда кече хуҗалыкларга ярдәм итү буенча барлыгы 20дән артык программа гамәлгә ашырыла, терлекләр, технологик җайланмалар алуга, керү юлларын, кечкенә фермалар төзүгә һ.б.ларг республика бюджетыннан субсидияләр бирелә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм турында республика законы эшли. Шуларның нәтиҗәсе буларак, тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең яртыдан артыгын ел саен шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм фермерлар җитештерә.

Кама аръягы зонасы хуҗалыкларының эш йомгакларын пленар җыелыш кысаларында җентекләп тикшерделәр. «Безнең очрашуларның төп максаты – авыл халкына ярдәм итү, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – аларның эшлекле активлыгын арттыру, повышение деловой активности – комплекслы бурыч, аның белән министрлыклар һәм ведомстволар, муниципалитетлар шөгыльләнергә тиеш. Соңгы вакытта безнең очрашуларга Икътисад министрлыгын җәлеп итә башладылар, чөнки авылда авыл хуҗалыгы җитештерүен генә үстерергә димәгән бит».

Республика парламенты башлыгы фермерларны сату базарлары белән тәэмин итү өчен авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә зур игътибар бирелүе турында әйтеп узды. Җитештерүчеләрдән аларның үзләреннән арткан продукциясен сату өчен кооперативларга алу ике як өчен дә файдалы. Фермерлар да канәгать, продукцияне базарларга илтү өчен акча да туздырмыйлар, вакыт та әрәм итмиләр.

Бүген республикада 280 кооператив эшли һәм аларның саны арта бара. Бер ел эчендә генә дә кооператив әгъзалары саны 3 меңнән артып китте, табыш – 2 мәртәбә диярлек. Нәтиҗәле эшләүче кооперативлар арасында бүген Тукай районыннан Лилия Гайфуллина кооперативы аталды (яшелчәчелек юнәлеше буенча), ел дәвамында 16 яңа әгъза җәлеп итеп, аларның саны 30дан артып китте.

Кама аръягы зона киңәшмәсен Түбән Камада үткәрү очраклы гына түгел. Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, узган ел авыл халкының активлыгын арттыру буенча муниципаль берәмлекләр рейтингында 39 нчы урыннан 18 нче гә күтәрелде. Түбән Кама районы 16 нчы урынта тора. Узган ел районда 82,4 мең тонна ашлык җыелган, бер гектардан уртача уңдырышлылык 34,8 центнер тәшкил ите.

Быел авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне 5%ка арттыру бурычы куелды. «Бу бурычка ирешү өчен Дәүләт программасында без ярдәм итүнең барлык чараларын сакладык, – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, – шулай булса да, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерүнең кимүе күзәтелә. Былтыр терлек һәм кош ите җитештерү 1,6%ка кимегән, сөт – 1,8%ка. Бу терлек саны, бигрәк тә сыерлар кимү белән аңлатыла». Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, Кама аръягы зонасының 12 районыннан 9ында сыерлар саны шактый кимегән, бигрәк тә Әгерҗе, Аксубай һәм Алабуга районнары буенча. «Яңа Чишмә һәм Чистай районнарының һәр алтынчы гаиләсе сыерлар тотса, Түбән Кама һәм Тукай районнар егерме гаиләнең берсе генә сыер асрый», – диде ул.

Утырышта сөткә бәяләр мәсьәләсе дә кабат күтәрелде. «Әгерҗе районында сөт бәя Яңа Чишмә районындагыга караганда 4 сумга түбәнрәк, – диде министр, – бәяләр бит сезнең үз кулыгызда. Мин Буада эшли башлаганда авыл халкыннан җыела торган сөт бәясе республикада иң түбәннәрдән санала иде, бех сөт җыючылар белән эшләдек, аларны хәл итү юлларын таптык һәм өч айдан бәяләр иң югарылар рәтенә күтәрелде. Җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр арасындагы звнолардан гына котылырга кирәк».

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы бу елдан 2020-2025 елларга «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» буенча яңа дәүләт программасының эшли башлавы турында сөйләде, аны финанслау өчен 2,2 млрд. сум акча бүлеп бирү каралган. Программага авылда торак шартларын яхшырту буенча яңа юнәлешләр кертелгән. Мәсәлән, 3%ка кадәр ставка белән ташламалы ипотека кредиты; торак йортларны ремонтлауга һәм инженерлык челтәрләре белән тәэмин итүгә 5% ставка белән кулланучылар кредиты һ.б.лар.

Киңәшмәдә шулай ук алдагы юбилейлар – ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы – чараларында муниципалитетларның катнашу мәсьәләләре дә каралды. Киңәшмә азагында конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International