Җитештерүнең үзкыйммәте югары булу һәм хезмәт хакының түбән булуы Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләренең табышлылыгын киметә

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларының керем күләмнәре кимүгә комплекслы анализ уздыру буенча ведомствоара баланс комиссиясе утырышын үткәрде.

Чарада Россия Федерациясе Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы Идарәсенең камераль контроль бүлеге баш дәүләт салым инспекторы Ирина Пронина һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының икътисадны һәм социаль өлкә тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Зөлфия Мөхәммәдьярова катнаштылар.

Нотыклар белән республиканың 2019 ел йомгаклары буенча керемнәре төшкән 9 авыл хуҗалыгы оешмасының җитәкчеләре, баш бухгалтерлары һәм икътисадчылары чыгыш ясадылар. Бу предприятиеләр өчен типик проблемалар арасында түбәндәгеләр билгеләнде: ит һәм сөт җитештерүнең үзкыйммәте югары булу, кредиторлык бурычы, хезмәт хакының республикадагы уртача хезмәт хакыннан түбән булуы.

Утырыш барышында җитештерү һәм финанс эшчәнлеге күрсәткечләренең барлыкка килгән динамикасын бетерү буенча башкарылырга тиешле эшләрнең төп юнәлешләре эшләнде, табышны югалтуга китерми торган юл картасы проектын эшләү буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International