Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казан халкын һәм кунакларын 15 мартта финоград һәм башка бакча-яшелчә культуралары эшләнмәләренең күргәзмә-ярминкәсенә чакыра. Күргәзмәне «Казанская лоза» виноградчылар клубы һәм Казан дәүләт аграр университеты оештыра.
Чара ел саен уздырыла һәм анда Татарстаннан, шулай ук күрше төбәкләрдән күпсанлы һәвәскәр бакчачыла һәм виноградчылар җыела.
Күргәзмә-ярминкә кысаларында бакча культуралары һәм виноград үстерү һәм аларны карау буенча консультация алырга, шулай ук төрле продукция һәм үсентеләр алырга мөмкин булачак.
Күргәзмә 10.00 сәгатьтә башлана, ул түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Рауис Гареев ур., 62а йорт (Ферма 2). Керү ирекле.
Чарада катнашу мәсьәләләре буенча 89033420769 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.