Арча районында бодайның шәмәхә орлыклы сортын үрчетә башладылар

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Шәмәхә орлыклы бодай сәламәтлекне ныгыту, иммунитетны күтәрү, кайбер авыруларны профилактикалау өчен файдалы булачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләре буенча, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты селекциясенең Надира  дип аталган  шәмәхә орлыклы  бодай сорты дәүләт сынавын уза. Бу сортны Арча районында үрчетә башлыйлар. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре Нурания Васыйлова сөйләде.

«Быел без беренче мәртәбә Татарстанның сорт участокларында шундый бодай күрәчәкбез. 2020 ел уңышы итеп үрчетү өчен шартнамә буенча Арча районы хуҗалыкларының берсенә беркадәр күләмдә орлыклар бирдек», – дип сөйләде белгеч.

Васыйлова сүзләренә караганда, шәмәхә орлыклы бодай ялгау юлы белән алынган. «Моңа кадәр беркүпме элегрәк Омскиның Себер авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү инситутыннан (СибНИИСХ) шәмәхә төскә буялган азык бодае линиясен алган идек. Без аларны гибридлаштырдык һәм шәмәхә орлыклар белән яхшы комбинация килеп чыкты. Без бу сортны сынап карарга булдык, аның сыйфаты, уңышы, корыга, дымга чыдамлыгы – безне шулар кызыксындырды. Шулай итеп бу линия конкурслы сорт сынавына кадәр килеп җитте», – дип сөйләде ул.

Институтның әйдәүче фәнни хезмәткәре, югары продуктивлы яңа Йолдыз сорты белән чагыштырганда, ул уңыш ягыннан аннан калышмый һәм җилем сыйфаты буенча хәтта аны узып та китә, диде. «Шуңа өстәп, аңарда антоцианнарның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәргә кирәк, алар – антиоксидантлар, – дип төгәлләштерде ул. – Ни өчен орлык шәмәхә төсендәме? Чөнки аның тышчасында антоциан бар. Караҗиләк белән чагыштырганда, аның тышчасында антиоксидантлар бик күп түгел, әмма ипине без һәркөнне ашаганга күрә аны авыруларны профилактикалауда куллану файдалы».

Моннан чыгып шуны әйтергә мөмкин, бодайның бу яңа сорты сәламәтлекне ныгыту, иммунитетны күтәрү, кайбер авыруларны профилактикалау өчен файдалы булачак. «Без аннан ипи пешереп карадык инде. Безнең үзебездә яңа  сортларны бәяләү өчен икмәк пешереп карый орган лаборатория бар», – дип ассызыклады ул.

Васыйлова билгеләп үткәнчә, шәмәхә орлыклы бодайның туган ягы булып Эфиопия санала. «Безнең илдә 1980-1990 елларда Омскиның Себер авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү инситутында шәмәхә орлыклы азык бодае белән шөгыльләнәләр. Бу төс аны ашамлык бодае белән бутамас өчен маркер билгесе булып тора. Азык бодаеның бу сортлары реестрда «Омская кормовая 1» һәм «Омская кормовая 2» исемнәре белән атала иде. Әмма хәзерге вакытта Россиядә реестрда сабан бодаеның мондый сортлары юк. Шул ук вакытта бу орлыкка ихтыяҗ зур», – дип нәтиҗә ясады белгеч.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте моңа кадәр ТАССРның 100 еллыгына шундый исемдәге бодай сорты чыгарылуы турында хәбәр иткән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International