Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сәүдә һәм бизнесны үстерү буенча «Agropro Makine Gıda İnşaat San. ve Dış Tic. A.Ş.» («Агропро») Төркия компаниясенең гамәлгә куючысы һәм директоры Мостафа Озкылыч белән очрашты. Алар Татарстанда он җитештерү заводын төзү турында фикер алыштылар, аның җитештерү куәте тәүлеккә 125 тоннага кадәр булыр дип планлаштырыла.
Бу проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка 2019 елның 16 маенда аның Истанбулга (Төркия Республикасы) сәфәре вакытында презентацияләнгән иде. Ул очрашу йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «РАЦИН» АҖ җитәкчелеге белән берничә мәртәбә сөйләшүләр уздырылды. Нәтиҗәдә 2019 елның 26 сентябрендә «Агропро» һәм «РАЦИН» АҖ арасында Үзара аңлашу һәм стратегик хезмәттәшлек турында меморандум төзелде. Меморандум нигезендә Татарстан ягы компанияне тиешле чимал белән тәэмин итү йөкләмәсен үз өстенә алды, ә «Агропро» бирелә торган чимал өчен үз продукциясе аша түләүне гамәлгә ашыру бурычын үз өстенә алды.
Проектны гамәлгә ашыру кысаларында бүгенге көнгә төрекләр ягы төзелеш өчен 2 мәйданчыкны карый: «Алабуга» АИЗ (ОЭЗ) һәм Зеленодольск районы. Хәлиткеч карар атна азагында кабул ителәчәк. Заводны эшләтә башлау 2020 елның сентябрь-октябренә планлаштырыла, 2020 елның уңышын эшкәртү мөмкинлеге күздә тотыла.
Очрашу нәтиҗәсендә, бу проектны тизрәк гамәлгә ашыру өчен мартта Төркия ягы тарафыннан «РАЦИН» АҖ белән контракт төзү турында карар кабул ителде. Яклар шулай ук он җитештерүдән чыга торган калдыклардан катнаш азык әзерләү мөмкинлеге турында да фикер алыштылар.
Алга таба Агропро компаниясе тарафыннан башка инвестиция проектларын гамәлгә ашыру да планлаштырыла, болар: чөгендер сыгынтысыннан пектин һәм пребиотиклар җитештерү, шулай ук ашлыкны крахмалга кадәр тирәнтен эшкәртү буенча завод төзү.