Татарстанда 10 район кыр эшләренә чыкты

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда көзге культураларны күпьеллык үләннәрне тукландыру дәвам итә. Бүгенге көнгә бу эшкә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш районнары керештеләр.

Мәсәлән, 2008 елда республика игенчеләре бу эшкә 28 мартта гына тотынганннар иде. Ул чакта шул вакытка көзге культуралар 1,3 мең га мәйданда эшкәртелгән булган, күпьеллык үләннәр – 0,1 мең га. Уңдырышлылык – 37,2 ц/га, тулаем җыем 6321,4 мең тонна булган иде.

Бүгенге көнгә республикада көзге культуралар 2,7 мең га мәйданда тукландырылган, күпьеллык үләннәр – 1,3 мең га. Быел көзге культураларны 486,7 мең га мәйданда тукландырырга кирәк булачак, – күпьеллык үләннәрне – 484,1 мең га мәйданда.

Республикада шулай ук орлыкларны инкрустацияләү темплары арта. Бу эшкә беренчеләрдән булып Зәй һәм Кайбыч районнары кереште. Бүгенгә бу 1,7 мең тонна башкарылган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджеттан ярдәм алырга мөмкин. Бу акчаларны бер гектар чәчүлеккә кимендә 35 кг минераль ашламалар туплаган хуҗалыклар алырга мөмкин.

Шуны тагын искә төшерәбез, быел бер гектарга 70 кг-нан артык туклыклы матдә туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбәнрәк күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк. Минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культуралары уңышын арттыруда төп нигез булып тора. Ашламалар, уңышны гына арттырып калмыйча, үсемлекләрнең сыйфатын да арттыралар: аларда шикәр, май, аксым, шулай ук биологик актив матдәләр күләмнәре арта. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау һәм кертү эше җитәрлек күләмдә алып барылмый торган районнарга моңа игътибарны арттырырга кирәк.

Белешмә өчен:

Инкрустация – орлык материалын чәчүгә комплекслы әзерләүне күздә тота торган технологик методика. Ул шуннан гыйбарәт, орлык өстендә юка катлам итеп суда эретелгән күбекле матдә элпәсе барлыкка китерелә. Бу элпә орлыкларны зарарлы йогынтылардан саклый. Ул аларга патоген микроорганизмнарның үтеп керүен тоткарлый, аларны механик зарарланудан һәм тискәре мохит йогынтысыннан саклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International