Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Агросәнәгать форумы кысаларында ачылган «ТатАгроЭкспо» махсуслаштырылган күргәзмәсендә булды. аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
14 февральдә агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе кысаларында «Казань Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты ярдәмендә «Авылда бизнес – реаль мөмкинлекләр һәм үсеш перспективлары» яшьләр форумы узачак. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнаша.
11 февральдә Балтач районының Ципья авылында 2019 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар билгеләү буенча депутатлар Советы утырышы узды, утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Агросәнәгать форумы һәм ТатАгроЭкспо күргәзмәсе кысаларында инстаблогер-студентлар арасында конкурс игълан итә. Конкурс республиканың урта уку йортлары һәм югары уку йортлары студентлары арасында уздырыла.
Бүген Кукмара муниципаль районында 2019 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар билгеләү буенча депутатлар Советы утырышы узды, утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен тәүлеклек сөт савымы буенча рекордлы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» Ордены белән бүләкләде. Бүләкләү депутатларның район Советы утырышы барышында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узды.
Агроиминләштерү – аграрийларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итүдә нәтиҗәле инструмент. 13 февральдә 11 сәгатьтә Казан Экспода Агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырыла торган түгәрәк өстәл нәкъ менә шул темага багышлана. 2019 елда агроиминләштерүгә йомгакларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов ясый. Шулай ук чарада НСА Президенты Корней Биждов катнаша.
2019 елдан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм проекты кысаларында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү буенча «Агростартап» программасы гамәлгә ашырыла башлады. 2 млн сумнан 4 млн сумга кадәр грантларны республиканың барлык районнарыннан 103 мөрәҗәгать итүче алды инде.
Республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә. Кооперативка керү фермерларга шактый өстенлекләр бирә. Беренче чиратта, бу – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү, саклау буенча көчләрне берләштерү исәбенә табышлылыкны арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен аның белән нәтиҗәле идарә итә белергә кирәк. Барлык теләүчеләрне «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсы кысаларында нәкъ менә шуңа өйрәтәләр.
Татарстан Республикасы фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының күптән түгел узган ХХ съездында иң яхшы фермер династияләрен бүләкләделәр. Алар арасында Арча районының Пышалым авылыннан фермерлар Фатыйховлар да бар иде.