Татарстанда 2020 ел уңышы өчен чәчүлек орлыкларының 84%тан артыгы сортлары һәм сыйфатлары буенча тикшерү узды

2020 елның 10 апреле, җомга

Бүген Татарстанда 2020 ел уңышы өчен бөртекле сабан культуралар орлыкларын әзерләү буенча актив эш алып барыла. Быел авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан чәчү өчен билгеләнгән орлык материалын тикшерүне «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре уздыра.

Татарстанда язгы чәчү өчен 377,59 мең тонна бөртекле культуралар әзерләнгән, бу кирәктән 9,5%кам артыграк һәм артыгын күрше төбәкләргә сатарга мөмкин булачак. Бүгенгә 317,48 мең тонна (84,1%) орлык чәчүлек сыйфаты буенча тикшерелгән, шуннан 313,37 мең тонна орлык (тикшерелгән гомуми күләмнән 98,7%) кондицияле санала, кондицион булмаган орлыклар – 4,11 мең тонна (1,3%). Кондицион булмаган орлыклар дигәндә, аларда чүп күбрәк, 26% тәшкил итә.

Республикада орлык материалын сорт сыйфаты буенча тикшерү шуны күрсәтте: оригиналь орлыклар – 52,06 мең тонна (тикшерелгән орлыкларның гомуми күләменә карата – 16,4%), элиталы орлыклар – 80,84 мең тонна (25,5%), репродукцион орлыклар – 134,17 мең тонна (42,3%), товар продукциясен җитештерү өчен билгеләнгән репродукцион орлыклар – 29,41 мең тонна (9,2%). Сортсыз орлыклар – 16,90 мең тонна (тикшерелгән орлыкларның гомуми күләменә карата – 5,3%).

Татарстанда орлык фондын яңарту буенча оригиналь һәм элиталы орлыклар кайтарыла, шулай ук климат шартлары буенча Татарстанда орлыкчылык чыгарылмый торган культуралар орлыклары (кукуруз һ.б.лар) кайтарыла. Сатып алынган орлыклар да чәчүлек сыйфатларына тикшерү уза. Хәзерге вакытта Россия авыл хуҗалыгы үзәге республикага кайтарылган 907,9 тонна орлыкка тикшерү уздырды, шул исәптән сабан бодае – 167,5 тонна (тикшерелгән орлыклар күләменә карата – 18,4%), арпа – 295,3 тонна (32,5%), солы – 50,8 тонна (5,6%), борчак – 119,7 тонна (13,2%), ак люпин – 28 тонна (3,1%), кукуруз – 194,5 тонна (21,4%), люцерна – 20,0 тонна (2,2%), клевер – 27,4 тонна (3,0%), ак горчица – 1,7 тонна (0,2%) һәм кострец безостый (күпьеллык үлән) – 3,0 тонна (0,3%).

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм белгечләренә тикшерелгән орлыклар кулланырга, сортлы орлыкларны мөмкин кадәр югарырак репродукцияле сортларга алыштырырга тәкъдим итә, чөнки бер үк сортлы орлык материалын ел саен куллану сортны начарайтуга китерә, ә хуҗалыклардагы кондицион булмаган сортлар урынына кондицион сортлар алып чәчәргә кирәклеген искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International