Санитар-яклау зоналарын билгеләү сроклары узып бара

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 2021 елның 1 октябренә кадәр Россия кулланучылар күзәтчелегенә (Роспотребнадзорга) санитар-яклау зоналарын (СЯЗ) билгеләү турындагы гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

2022 елның 1 гыйнварыннан алдан якынча исәп-хисаплар ясалган санитар-яклау зоналарының гамәлдә булу туктатыла, ә алардагы җир кишәрлекләреннән файдалануга чикләүләр гамәлдә булмаячак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, бу елның мартына республикада 502 предприятиенең санитар-яклау зоналары турында белешмәләр кертелде, бу барлык саннан нибары 11 % тәшкил итә.

Санитар-яклау зоналары булмаган өчен юридик затларга административ җаваплылык карала һәм кисәтү ясала яисә 10 мең сумнан 20 сумга кадәр административ штраф салына яки эшчәнлек 90 тәүлеккә кадәр административ тукталып торыла.

2018 елның 15 мартында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Санитар-яклау зоналарын билгеләү һәм санитар-яклау зоналары чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләреннән файдалану кагыйдәләрен раслау турында» 2018 елның 3 мартындагы 222 номерлы карары гамәлгә керде, 2018 елның 4 августында – «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 3 августындагы 342-ФЗ номерлы Федераль законы.

Әлеге документлар нигезендә санитар-яклау зоналары кешеләр яши торган мохиткә химик, физик һәм биологик йогынты ясый торган гамәлдәге, планлаштырыла, реконструкцияләнә торган капиталь төзелеш объектларына карата, әгәр химик, физик һәм (яисә) биологик тәэсир итү объектлар тирәлегенә куелган санитар-эпидемиологик таләпләрдән артып китсә, билгеләнә.

Санитар-яклау зоналарын билгеләү яисә үзгәртү таләп ителә торган гамәлдәге объектлар өчен объект хуҗасы санитар-яклау зонасы проектын эшләргә һәм аның буенча эксперт бәяләмәсе нигезендә санитария-эпидемиология бәяләмәсен алырга тиеш.

Санитар-яклау зонасын билгеләү максатында предприятие лаборатор тикшерүләр уздыра, үлчәүләр уздыра һәм санитар-яклау зонасын билгеләү турындагы гариза белән Россия кулланучылар күзәтчелегенә (Роспотребнадзорга) мөрәҗәгать итә. Карар кабул ителгәннән соң, санитар-яклау зонасы турындагы белешмәләр Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан аларны Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына кертү өчен тапшырыла.

Санитар-яклау зонасын билгеләү мәсьәләләре буенча Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, тел.: (843) 238-98-54, адрес: Казан шәһәре, Кече Кызыл ур., 30 йорт.

Белешсә өчен: санитар-яклау зонасы – аерым файдалану режимы булган махсус территория, ул яшәү тирәлегенә һәм кеше сәламәтлегенә тәэсир итә торган чыганаклары булган объект һәм җитештерүләр тирәсендә билгеләнә.

Ул кешеләрне зарарлы җитештерү факторларыннан, мәсәлән, тузаннан, тавыштан, зарарлы бүленешләрдән, сәнәгать пычракларыннан яклау өчен булдырыла.

Зарарлы җитештерү факторларын читкә чыгармау өчен нинди дә булса барьерлар һәм киртәләр булдыру күздә тотыла. Төп киртәләргә санитар-яклау зонасының мәйданын, яшел үсентеләрне, коймаларны һ.б.ларны кертергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International