Татарстан Президенты Әлмәт районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

2020 елның 10 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районында булды. Сәфәр кысаларында ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән аралашты һәм язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та килгән иде.

Механизаторлар һәм хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашу Н.Е.Токарликов ис. Авыл хуҗалыгы предприятиесе кырында узды. Район башлыгы Тимур Нагуманов көзге культуралар кырларының торышы турында сөйләде, аларның мәйданы 12 мең  га тәшкил итә. Чәчүлекләрне тукландыру 8,8 мең гектарда башкарылган - 71%. Туңга сөрелгән һәм пар җирләрен тырмалау 1,3 мең га башкарылган, күпьеллык үләннәрне тырмалау - 900 га мәйданда.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар, көзге чорда кертелгәнне дә кертеп, гектарга 40,2 кг тупланган. Район башлыгы хәбәр итүенчә, чәчү кампаниясенә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең техникасы җитәрлек. Шушы көннәрдә кайбер хуҗалыклар бөртекле культуралар чәчүгә керешәчәкләр.

Рөстәм Миңнеханов, язгы чәчүне сыйфатлы һәм кыска срокларда төгәлләргә кирәк, дип ассызыклады. Ул чәчү кампаниясенә кагылышлы барлык структураларны яңа типтагы коронавирус таралуы куркынычына бәйле барлык санитария-эпидемиология чараларын үтәргә кирәклеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International