Татарстанда туфракның орлыклар һәм препаратлар белән биологик туры килүен тикшерәләр

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Нәтиҗәле агробизнес туфракны агрохимик тикшерүдән башлана. Бүгенге аккредитацияләнгән лаборатория «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге (ЦАС)» ФДБУ туфракка, суга, агрохимикатларга, ашлыкка һ.б.ларга анализлар ясый.

Бүген агрохимия хезмәте туфракның культуралар үсеше өчен яраклылыгын бәяләүнең яңа ысулы белән шөгыльләнә, биредә туфракның орлыклар һәм препаратлар белән биологик туры килүен бәялиләр. Шулай ук район агрохимиклары көзге культураларны тукландыруга экспресс-диагностика уздыралар.

Туфракны агрохимик тикшерү буенча төп эшчәнлекне автоматлаштырылган заманча сынау уздыру аппараты (пробоотборник) ярдәмендә башкаралар.

Авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын арттыруда әче туфракны известьлау мөһим роль уйный. Агрохимик хезмәт әче туфракны известьлау буенча федераль программада катнашу өчен проект-смета документациясен төзүгә заявкалар кабул итүне дәвам итә, заявкалар (843)277-57-64, 277-57-22 телефонннары буенча кабул ителә, рәсми сайт: www.agrohim16.com.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International